Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авыл җирлегендә халык җыены булып узды

Узган атнада Анатыш авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

 Анда район башлыгы Радик Ислямов, башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, район оешма вәкилләре катнашты.
Узган 2023 нче ел эшчәнлеге  нәтиҗәләре буенча хисап докладын авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев ясады.
Авыл җирлегендә кешеләрнең тормыш- көнкүрешен яхшырту буенча күләмле эшләр башкарыла.  
Радик Ислямов үз чыгышында районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.
-Кызганыч, авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеген  регламент буенча канәгатьләнерлек дип кенә бәяләп була. Югыйсә безнең районда аларның барысы да «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә лаек, - диде ул.
Анатышлыларны күп еллар борчыган яңа мәдәният йортын төзү мәсьәләсендә район башлыгы аны бары тик Россия Федерациясе күләмендәге «Мәдәният» программасына кереп кенә хәл итеп булачагын аңлатты һәм бу юнәлештә эш алып барылачагын белдерде.
Авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Алга таба да эшендә уңышлар теләделәр. 
Җыен ахырында Анатыш авылында 50 ел бергә гомер итүче Анатолий һәм Любовь Талаковларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 

Автор Нияз Шайдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса