Анастасия Гарипова: " Сугыш беткән көн иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды”
Урам буйлап салмак кына, табигатьнең матурлыгына хозурланып, авылдашларының мул тормышта яшәүләренә сокланып, дөньяларның имин булуына сөенеп, өлкән яшьтәге ханым атлый.
Олысы да, кечесе дә аны хөрмәтләп, олылап: ”Исәнмесез, Настя апа, хәлләрегез ничек?”-дип исәнләшеп үтәләр. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Анастасия Гарипова авылдашлары яратып “безнең Настя апа” дип йөртәләр. Үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата булган җылы мөнәсәбәте, һәрбер балага шәхес итеп карап аларга йөрәк җылысын тигез бүлеп бирүе, акыллы һәм тирән фикерле, тыйнак, кешелекле, кече күңелле булуы белән һәркемнең олы хөрмәтен яулады ул.
Анастасия Гарипова Теләче районы Талкыш авылында дөньяга килә. Мәктәптә бик тырышып укый. Киләчәктә укытучы булырга хыяллана. Ләкин сугыш кызның барлык хыялларын җимерә. Әтисе Евдоким Никитин сугыш башлануга яу кырына китә. Смоленск янындагы каты бәрелешләрнең берсендә геройларча һәлак була. Әнисе алты бала белән кала.
Сугыш чорындагы авыр елларны Анастасия Евдокимовна бүген дә күз яшьләре белән искә ала: “Барлык сау-сәламәт ир-егетләр сугышка киттеләр. Әниләр көне-төне эштә. Хуҗалыктагы эшләр балалар өстендә. Ашарга юк. Коры суда пешерелгән кычыткан ашы ашый идек. Авылга бер-бер артлы сугыш кырыннан кара печатьле хатлар килеп торды. Әтиемнең һәлак булуы турындагы хәбәрне алган көн бүген дә хәтеремдә. Тормыш никадәр генә авыр булса да, укырга омтылдык. Сугыш беткән көн иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды”.
Кыз авылдагы җидееллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Өлкәннәр белән бергә урагын да ура, көлтә дә бәйли, ат җигеп симәнә дә ташый. Ләкин укытучы булу теләге һич тә сүрелми. Сугыш бетеп тормышлар җайлана башлагач, читтән торып Казан педагогия училищесына укырга керә. Биредә дүрт ел белем ала ул. Юллама белән аны Олы Әшнәк мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Аннан Шетнево-Тулуш мәктәбенә немец теле укытучысы итеп күчерәләр. Ул рус теле һәм әдәбиятын да укыта. Соңыннан башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирә. Анастасия Евдокимовна үзенең мәхәббәтен шушы авылда очрата. Авылның чибәр, сабыр, тырыш асыл егете Зиннәт абый белән гаилә коралар. Кызлары Дания дөньяга килә. Ул әти-әнисе кебек бик эшчән, тырыш, тыйнак, акыллы булып үсә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетында белем ала. Авылдагы әти-әнисенә һәрвакыт булышып тора.
Зиннәт абый белән Настя апа, күпләргә үрнәк булып, бик матур гомер кичерәләр. Ләкин Зиннәт абый иртә авырый башлый. Настя апа аны бик тәрбияләп соңгы юлга озата.
Анастасия Евдокимовна 31 ел Шетнево-Тулуш мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. 90 яшен тутырганда да зирәк акылы, һәрнәрсәдән канәгать булуы белән ул күпләргә үрнәк. Һәр туар таңга сөенеп, булганына канәгать булып, дөньяның имин булуын теләп яши безнең Настя апа. Алга таба да сау-сәламәт булып, дөньяның матурлыгын үз күзләре белән күреп, җир җылысын үз аяклары белән тоеп, авылдашларының уңышларына сөенеп яшәргә язса иде.
Гөлчирә Нуриева.
Шетнево-Тулуш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа