Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнәс Садриев авыр балачагын еш искә ала торган булган

Олы Әшнәк авылында яшәгән дәү бабам - Әнәс Габдулла улы Садриев авыр балачагын еш сөйли иде безгә. Сугыш башланып ике атна үтүгә аның әтисе Габдулла Садретдин улын сугышка алалар. Бу вакытта дәү бабама 12 яшь була.

  Шул көннән башлап ул ике апасы, энесе һәм әнисенә бердәнбер терәк, ышанычлы ир-ат булып кала. Колхоз эшләрендә катнаша башлый. Ундүрт яшендә мәктәпнең 7 классын тәмамлый һәм башка укый алмый.
Әтисе Габдулланы фронтның иң алгы сызыгына җибәрәләр. 1941 елның октябрь аенда фашистлар белән бәрелештә ул каты яралана, аны Баку шәһәренә госпитальгә озаталар. Авылга бернинди дә хәбәре килми башлый. Табиблар операция ясыйлар. Ул дүрт айдан соң гына аңына килә.  Ике солдат әтиләрен өйләренә озата кайталар. Габдулла бабай танымаслык булып үзгәргән була.  Бер күзе, бер кулы юк. Сөяп утыртып авызына сыек ботка, шулпа салалар. Биш ел буена Казанга госпитальдә дәваланырга, тәнендә калган снаряд кыйпылчыкларын алырга операция ясатырга йөртәләр.
Еллар уза тора, әкренләп торып йөри башлый Габдулла бабай. Гарип булса да аның белән ышанычлырак була. Урманга агач ботагы җыярга, печән алып кайтырга барганда балалар әтиләрен арбага утыртып, тартып баралар, кайтканда йөк өстенә утыртып алып кайталар. Караңгыга калсаң да куркытмый – әтиләре янәшәдә бит. ”Ул елларда кеше кадере бар иде”, – дип сөйли иде Әнәс дәү бабам. Әтиләренә Казан шәһәрендә операция ясаган хирург берничә ел буена хәлен белеп, 9 май Җиңү көне белән котлап хат яза торган була. Яхшы табиблар, гаилә җылысы Габдулла Садретдин улының гомерен 72 яшенә кадәр озайта. Язга чыккач, ул исән кулы белән кызыл чүпрәк таккан таяк тотып, каз бәбкәләре саклый. Янында оныклары уйнап йөри. Әти-әниләре эштә вакытта оныкларга күз-колак була, аларны эшкә куша.1974 елны 72 яшендә каты авырудан соң вафат була.
Шушы авыр балачагын искә төшергәндә дәү бабайның күзенә яшьләр килә иде. “Саулык белән тыныч тормышта яшәсеннәр, сугыш афәтләрен күрмәсеннәр, балалар”, –дип тели иде ул. Әнәс дәү бабам тыл ветераны, 9 май Җиңү бәйрәмен көтеп ала торган иде. Өч ел элек ул да бакыйлыкка күчте.

 

Регина Зарипова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса