Ана капиталы программасында үзгәрешләр
2021 елда ана капиталы программасында нинди үзгәрешләр булды? Шундый сорау белән без Балык Бистәсе районы Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Минзия Вәлиевага мөрәҗәгать иттек.
- Яңа елдан ана капиталы программасы буенча балалы гаиләләргә ярдәм күләме артты. Акчаны куллану тизрәк һәм уңайлыракка әйләнде.
Гыйнвар аеннан ана капиталы 3,7 процентка индексацияләнде. Бу барлык сертификат ияләренең балалар саны һәм аларның туу вакытына карап бирелгән бөтен суммаларына кагылды.
Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга артты һәм хәзер 483 882 сум тәшкил итә. Ике бала (икенчесе 2020 нче елга кадәр тууы шарт) булган гаиләләрдә ата-аналар сертификатны рәсмиләштермәгән яки кулланмаган очракта, шундый ук сумма каралган.
Ике бала да 2020 елдан соң туган очракта, бирелә торган ана капиталы күләме индексациядән соң 22,8 мең сумга арткан һәм хәзер 639 432 сум тәшкил итә. Башта беренче балага капитал алган, ә аннары тагын бер баланы тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Яңа елдан беренче бала өчен капитал алган, ә аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен ана капиталы индексацияләнү хисабына 155 550 сумга кадәр арткан.
Ана капиталын тулысынча тотмаган гаиләләрнең акчалары да гыйнвар аенда индексацияләнде.
Моннан тыш, ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның акчаларын куллануга алу вакыты аралыгы да тизрәк булачак. Сертификат бирү өчен унбиш көн урынына биш эш көне,ә акчаны куллану турындагы гаризаны тикшерүгә бер ай урынына ун эш көненнән дә артык булмаган вакытта башкарылырга тиеш. Тик ведомстволар Пенсия фонды таләбе буенча мәгълүматларны вакытында тапшырмасалар, сертификатны унбиш эш көне эчендә рәсмиләштерергә рөхсәт ителә. Ведомство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны һәм белешмәләрне тапшырмаган очракта, акчаны куллану буенча карар егерме эш көне эчендә кабул ителергә мөмкин.
Ана капиталын рәсмиләштерүдә вакыт арасын киметү программа үсешендә тагын бер адым булды. Бала туганнан соң, гаилә сертификат акчасын үзе сайлаган максатларда файдалана алсын өчен, элегрәк Пенсия фонды гаризасыз рәсмиләштерү эшен оештырып, сертификатларны актив рәвештә бирә башлаган иде. Моның өчен кирәк булган барлык эшләрне фонд мөстәкыйль башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа