Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ана догасының көче бу!» (БУЛГАН ХӘЛ)

Аллаһы Раббыбызның “Ананың баласына, ә баланың анасы өчен кылган догасы киртәсез кабул булачак”, дигән сүзләре бар. Яшәгән саен моңа күбрәк инанам. Бер танышым белән булган гыйбрәтле хәл моның ачык мисалы.

Зәй районында бер гаиләдә бик акыллы, тәртипле бала үсте. Кычкырып сөйләшмәс, елмаеп, ипле генә исәнләшер иде ул егет. Әбисенең иң яраткан оныгы булды. Сәдака акчаларын әбисе гел аңа бирә иде. Әллә артык иркәләделәр, әллә йомшак күңелле булуы сәбәпче булдымы, явыз ниятле кешеләргә тиз иярдеме, егетебез наркоманга әйләнде. Шул чакта танышымның улы өчен борчылганнары... Ярты чәче агарды, йокысы йокы булмады. Улын наркотиклар белән бәйле алып-сатуларда гаепле дип таныдылар, төрмәгә утырттылар. Әнисе бу хәлләрдән соң дингә тартылды. Ходайдан баласына иман, тәүфик сорап көн дә дога кылды. Ходайның рәхмәте, улы төрмәдә намазга басты.

 Уразаларын тота башлады, догалар өйрәнде. Иреккә чыккач та Казанда бер яулыклы мөселман кызы белән танышып, гаилә кордылар, тату гына яши башладылар. Ана догасының көче бу. Ихлас кылган дога кабул булмый калмас, иншалла.

 фотоyoutube.com

http://matbugat.ru/news/?id=23203

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса