Җан тартмаса да, кан арта (тормыштан алынган хәл)
Сәлимәнең балачагы башкача булды. Ул үзенең әнисе аны бер яшендә ташлап киткәнен хәтерләми дә иде инде.
Аның өчен бу бары тик өлкәннәрнең пышылдап сөйләшүләреннән генә ишетелгән салкын сүзләр иде.
Әтисе, авыр чирдән соң вафат булгач Сәлимәне балалар йортына бирәләр.
Монда елау файдасыз иде. Һәркемнең үз кайгысы, үз сагышы. Ләкин язмышның рәхимле яклары да бар икән. Ун яшь тулгач, аны шәһәрдән килгән Рәмзия белән Илдар исемле гаилә тәрбиягә алды. Аларның үз балалары булмаган, ләкин күңелләре киң иде. Беренче тапкыр үз өендәге кебек итеп тойган мизгел — Рәмзия апасының аңа мамык шәл бәйләп биргән көне булды. Шуннан соң Сәлимә үзенең чит-ят түгеллеген, кемнеңдер кадерлесе була алуын аңлады. Ул үсте. Акыллы, тырыш кыз булып җитеште. Балалар йортының салкын стеналары артта калды, аның урынына мәктәп парталары, аннары педагогик училищесы килде. Укытучы һөнәрен сайлавы очраклы түгел иде: ул кечкенәдән назга сусаганга, башкаларга җылы өләшергә теләде. Училищены тәмамлагач, ул шәһәрдә калды.
Ял көннәрендә, автобуска утырып, йөз чакрымнарны узып, яраткан әти-әнисе янына кайта иде.Шулай көн артыннан көн узды.Бер матур язгы иртәдә ишектә кыңгырау шалтырады. Сәлимә ачса, каршында , таныш түгел хатын басып тора иде. Йөзе суырылган, өс-башы таушалган, кулында иске сумка.
— Кызым... — диде хатын, тамагына төер тыгып. — Бу мин... әниең... Гөлназ.
Ул йортсыз-җирсез калган, эшсез, авыру. Ул ярдәм сорап, соңгы өмет белән кызының ишеген каккан иде. Сәлимәнең йөрәген нидер телеп үтте. Ачу да, нәфрәт тә юк иде — бары тик кызгану гына. Ул аны бу килеш фатирына кертә алмады.
— Юк, әни, кертә алмыйм, — диде ул тыныч кына. — Син болай яши алмыйсың.
Ул акчасын җыеп, шәһәр читендә бер бүлмәле фатир арендалады, әнисен шифаханәгә салды, дәвалады. Табибларга йөртте, дарулар алып килде. Әнисе савыгып аякка баскач, эш табышты, тормышын җайга салырга булышты. Ләкин бу хакта үзенең тәрбияләп үстергән әти-әнисенә ул берни дә әйтмәде.
Аларның йөрәкләренә яра саласы килмәде. Тик сер капчыгы озак сакланмый. Беркөнне түзмичә, Сәлимә барысын да сөйләп бирде. Ир белән хатын бер-берсенә карашып куйдылар. Илдар абзый беренче итеп сүз башлады :
— Җан тартмаса, кан тарта инде ул, кызым. Ул сине тудыручы. Без сиңа тормыш бирдек, ул — җан бирде. Синең яхшылыгың — минем өчен горурлык. Икенче атнада Рәмзия пешергән кабартмалар тутырылган зур букча тотып, Сәлимәнең әнисе янына киттеләр. Гөлназ куркып кына ишекне ачты.
Каршында елмаеп торган кызын, аның янәшәсендәге Рәмзия белән Илдарны күреп сыгылып төште.
— Керегез, балам... — диде ул.
Шул көннән алар аралаша башладылар. Гөлназда аларга кунакка еш кайта башлады. Башта кыенсынса да ,соңрак ияләнде.
Рәмзия белән Илдар аны уз туганнары кебек күрделәр.Аны чит итмәделәр. Ә Сәлимә исә үз йөрәгендә ике төрле мәхәббәтне сыйдырды: берсе белән ул туды, икенчесе белән — кеше булды.
Гульчачак Газизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia