Алтын бизәнгечләр кемнәргә ярамый?
Астрологлар йолдызнамәнең ике билгесендәге хатын-кызларга алтынның уңышсызлыклар, бәхетсезлекләр китерүен билгели. Кемнәр алар?
Алар – Сукояр һәм Балык. Бу ике билге дә үзләреннән чыккан энергия агымын тыя алмый, ә алтын – даими энергия “суырып” торучы металл.
Димәк, Сукояр белән Балык, үз энергияләрен туктаусыз алтынга биреп торып, яшәү көчләрен тәмам югалтырга мөмкиннәр. Бу әкияткә охшаган, дип уйлыйсызмы? Юк, дип ышандыра астрологлар.
Монда алтын йөзек кию белән һушны югалтып егылу турында сүз бармый. Энергия акрынлап, сизелмичә диярлек китә бара. Кеше җиңелчә арыганлык тойгысы, салкын тию билгеләре, йокысызлык кичерә. Соңрак уңышсызлыклар килә башларга мөмкин. Беркем дә сәбәп алтында дип уйламый.
Сукояр белән Балыкка нишләргә соң?
Күп хатын-кызлар алтын бизәнгечләрсез яши дә алмый. Чыгу юлы бар! Эшне ташлар төзәтә ала икән! Алтын бизәнгечтәге таш металлның негатив йогынтысын нейтральләштерә икән. Астрологлар Сукоярларга – аметист, ә Балыкларга энҗе ташын сайларга куша. Менә шулай!
Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/altyn-bizngechlr-kemnrg-yaramyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа