Алсу Әбелханова: Гүзәлиянең чәчәккә акчасы җитмәгән
Күптән түгел җырчы Алсу Әбелханова туган көнен бәйрәм итте.
Алсуга иҗатташ дусты, композитор Гүзәлия үзенчәлекле бүләк ясаган: чәчәк бәйләме түгел, ә ашамлыклар тутырылган бәйләм бүләк иткән. "Дустым Гүзәлия чәчәккә акчасы җитмәгәч, холодильнигында нәрсә бар, шуны букетка җыеп, миңа туган көнгә Мәскәүдән посылка җибәргән. Җиләген сразу ашадык, ә борыч һәм брокколи инде ашка бара", - дип язган Алсу Әбелханова.
Алсуның берәү комментарий да язган: "Син үзең чәчәк кебек матур, җиләк кебек баллы, брокколи кебек йомшак, ә шул ук вакытта борыч кебек әче дә була беләсең, дип характерыңны сурәтләп бүләк иткәннәр ул букетны".
фотосайттан.
http://saby-rt.ru/news/estrada/alsu-belkhanova-gzliyane-chchkk-akchasy-itmgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев