Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алсинә -  иң яхшы тәрбияче

Шушы көннәрдә Лаеш Мәдәният йортында “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019” республика зона конкурсы булып узды. Анда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе И. Гарифуллина, РФ һәм ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Т. Забегина катнаштылар.

Конкурста катнашучылар һәм кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Лаеш районы башлыгы урынбасары Т.Борһанова чыгыш ясады.

Бу конкурс җәмәгать тәрбиячеләренең абруен арттыру максатыннан уздырыла. Җәмәгать тәрбиячеләре авыр тормыш ситуациясендә калган балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә ата-аналарга ярдәм итәләр. Балигъ булмаганнар белән профилактик эшчәнлек алып баралар.

Безнең районнан Алсинә Каниф кызы Сибгатуллина һәм Лаештан А. Коннова бу конкурста беренче урынны алдылар.

 Алсинә Сибгатуллина үз тәрбиясендәге бала белән бик тиз уртак тел тапты. Хәзер ул клуб берләшмәләрендә, төрле конкурсларда актив катнаша. Әти-әнисенә йорт эшләрендә булыша, спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, “4”, “5” билгеләренә укый.

 “Хәзер минем  чын дустым, киңәшчем, мине аңлаучым бар. Минем аңа ошыйсым килә”,-ди ул Алсинә апасы турында. Бу аның эшчәнлегенә иң зур бәя булып тора инде.

 

Гөлчирә Габдрахманова,

 балигъ булмаганнар эше һәм аларның

хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса