Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алмир Шәфигуллин: "Язгы боз мәкерле, ә гомер балыктан кадерле"

Апрельнең ундүрте. Урамда 18 градус җылыллык.

 Чулман кара төскә кергән инде, урыны-урыны белән күлдәвекләр хасил булган, яр буенда боз тәмам эреп ярдан аерыла башлаган... Ә  биш дистәгә якын балыкчы табигатьтәге бу үзгәрешләрне күрмәгәндәй, бәкечекләренә текәлеп утыруларын беләләр. Балык каптырганда, ауда кош, җәнлек эзәрлекләгәндә ир-атта борынгы бабаларыбызның инстинкты уяна булса кирәк. Ул адәмнең үз-үзен саклау инстинктыннан да көчлерәк күрәсең. Югыйсә, Чулман кебек тирән бит ул, киң бит ул елга менә кузгалам, менә китәм дип торганда кем боз өстенә чыга инде. Мин, мәсәлән, бүген бөтен теләкләреңне үти торган алтын балык каптырасың дисәләр дә елгага аяк басмас идем бу вакытта. Үзләренә ана сөте белән кермәгәч мондый “үлемсез” балыкчыларның гомере, сәламәтлеге турында башкалар кайгырта инде. Әнә район янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Алмир Шәфигуллин чираттагы ялда булуына карамастан, участок уполномоченные Нияз Кәримуллинны, Алексеевский районының 3 нче зональ эзләү- коткару отряды егетләрен һәм мин фәкыйрегезне дә чакырып профилактик рейд уздырды.

“Хивиус-6” һава мендәрле судно  яннарына очып килгәч тә балыкчылар берни булмагандай балык тотуларын дәвам иттеләр.

Алмир Шәфигуллин тавыш көчәйткеч аша аларга  бер–ике, әмма саллы җөмләләр белән бу чорда бозга чыгуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлатты, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларга карата административ җаваплылык каралганын да искәртте. Ярты сәгать эчендә боз өстеннән чыгып китүләрен таләп итте.   Балыкчыларның берсе: “ Шушында балык тоту өчен  эштән отгул алып 100 чакырым арадан килдек бит. Бүген кичкә кадәр генә тотыйк инде”, дип ялварды. Икенчесе: “Көзен боз 7 сантиметр булса да керергә рөхсәт итәләр, ә монда 50 сантиметрдан да калынрак бит әле”, дип каршы төшәргә маташты. Юк инде абзый кеше, “көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, язгы боз түшәк калынлыгы булса да ышанма”, дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта.

“Менә шулай иртә туң белән бозга керәләр дә кичен чыга алмыйлар. Снегоходлары белән елга уртасында калучылар да очрый. Чөнки яр буенда  боз эреп ярдан аерылган була. Узган ел андыйларны шактый күп ташырга туры килде”,- ди коткаручы егет Марат Мостафин. Сүз дә юк, һава температурасы 20 градуска якын булганда, елгадагы боз санаулы сәгатьләр эчендә эреп төшә, кеше күтәрмәслек булып көпшәкләнә бит. Шуның өстенә көчле агым юкарта.

Хәер, “дискуссия” озакка сузылмады. Рейд әгъзаларының катгый таләпләренә буйсыныпмы, әллә акылларына килепме, балыкчылар теләр-теләмәс кенә кармакларын җыеп ярга таба юнәлделәр.

“Безне дөрес аңлаганыгыз өчен рәхмәт! Киләсе кышкы балык тоту сезонына кадәр сау булыгыз”,- дип озатып калды аларны Алмир Шәфигуллин.

 Шуннан соң да Масловкадан Трой-Урайга кадәр булган акваторияне тагын бер кат әйләнеп чыктык әле.  Боз өстендә һәвәскәр балыкчылар калмаганлыгына инангач кына кайтыр юлга борылдык. Кем белә, бәлки без бүген бу балыкчыларның берәрсен салкын суга чумудан йолып калганбыздыр. Ничек кенә булмасын, көн заяга узмады...

 

Илгиз Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса