Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алмаз Мирзаянов: «Ә мин аның белән очрашуны көтәм»

Ай ярым элек Зөлфирә белән Алмаз юлда өлкән яшьтәге абыйны очратканнар.

 Сөйләшеп киткәч, ул Җәлил бистәсендәге картлар йортында яшәүен белгәннәр. Бу очрактан соң Алмаз белән Зөлфирә Җәлилдә гөрләтеп концерт куйганнар. Шуның уңаеннан, картлар йортына да кереп чыгыш ясаганнар. Биредә алар ярты сәгать вакыт уздырганнар. «Шул кыска гына арада көчле кул чабулар да, ихластан елмаюлар да, күз яшьләре дә күрдек. Зөлфирә белән җырлаган апа, рус милләтеннән булса да, рәхәтләнеп татарча сөйләшә! Кызганыч, исем отчествосын истә калдырмаганмын. Ул нәкъ шулай тәкъдим итте үзен, шунысы ошады миңа! «Мин монда иң өлкәне, тиздән үләм инде, рәхмәт килүегезгә», ди безгә. Мәйтәм, ашыкмагыз әле, ярты елдан тагын киләбез, дим. «Точно киләсезме?!», ди. Мәйтәм, әйее! «Алайса үлмим әле пока», диде! Ә мин чыннан да аның белән очрашуны көтәм!», – дип яза Алмаз.

Әле бу Зөлфирәнең авырган чагына туры килгән. Аңа да карамастан, җырчы «бүлнис юлларын таптап, күпереп шешкән аякны тагын да сызлатып» янәдән Җәлилдә чыгыш ясаган. Алмаз сүзе буенча, бу видеоны алар үзләре өчен төшергәннәр. Ләкин узган картлар көне уңаеннан Алмаз инстаграмына пост урнаштырырга булган.

Автор: Г. Вәлиева.

thewikihow

http://www.sahne.ru/kheberler/13101.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса