Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алмаз хәзрәт Сафин: " Сәдака – ул байлыкның бер өлешен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгын өмет итеп мохтаҗларга бирү"

 Шәригатебездә тиеш булган иң изге гамәлләрнең берсе-сәдака бирү.

 Шул хакта  сөйләшү өчен без “Өметлеләр”  мәчетенең имам-хатыйбы, Казан ислам институты мөгаллиме Алмаз хәзрәт Сафин  белән әңгәмә кордык.

-Алмаз хәзрәт, “Хәер”,“Хәйриячелек” сүзләренең дини үзенчәлекләрен ачыклап бирсәгез иде.

-Алар икеседә гарәп теленнән кергән сүзләр. Асылда “хәер” сүзе “яхшылык” һәм “изгелек” дип тәрҗемә ителә. Татарларда бу сүз күбрәк сәдака мәгънәсендә кулланыла. “Хәйриячелек” сүзенә тукталсак, ул халыкка файда китерүче гамәл. Мәсәлән, мохтаҗларга булышу, ятим балалар турында кайгырту, юллар салдыру, күперләр төзетү, ризык тарату һәм башкалар.

-Фарыз һәм сөннәт сәдакаләрнең аңлатмаларын укучыларыбыз да көтә.

-Сәдака – ул байлыкның бер өлешен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгын өмет итеп мохтаҗларга бирү. Әлеге изге гамәл берничә төргә бүленә. Беренчесе, фарыз сәдака. Аңа зәкят түләү һәм гошер сәдакасы керә.

Зәкят түләү фарыз булсын өчен акча билгеле бер күләмгә ягъни нисабка җитәргә тиеш. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең хәдисләрендә аның күләмен 85 гр. алтын белән билгеләде. Әгәр дә бер кешенең шуның хәтле алтыны яки шуңа бәрабәр 280 мең акчасы булса, аның 40 тан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү фарыз була. Зәкят бары тик мөселманнарга гына бирелә. Аны башка дин вәкилләренә бирү рөхсәт ителми. Ә гади сәдаканы нинди дин тотуына карамастан бөтен мохтаҗ вә фәкыйрь кешеләргә бирергә ярый. Гошер сәдакасына килсәк, ул җыеп алган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тарату. Шулай ук шәригатьтә ваҗиб хөкемендә булган сәдака да бар. Моңа Рамазан аеның ахырында мохтаҗларга фитыр сәдакасын бирү керә. Ваҗиб гамәл фарыз кебек әмер ителгән гамәл, ләкин аның дәрәҗәсе фарыздан әз генә түбәнрәк. Аны үтәгән өчен савап була, ә үтәмәгән өчен гөнаһ языла. Өченче төр сәдака нәфел хөкемендәге сәдака. Моңа үзең теләгән күләмдә мохтаҗларга акча яки башка нәрсәләр белән ярдәм итү керә. 

Зәкят белән гошер сәдакасы фарыз, ягъни катгый үтәлергә тиешле гамәл. Шуңа күрә байлыгы нисабка җиткән кеше зәкят түләмәсә, аңа гөнаһ була. Ә менә нәфел сәдаканы бирү мәҗбүри түгел. Бирсәң әҗер-савап аласың, ә бирмәсәң гөнаһлы булмыйсың.  

-Безнең халыкта зәкят һәм гошер сәдакәләрен мәчет-мәдрәсәләргә бирү киң таралган. Бәлки аларны турыдан-туры мохтаҗларга,фәкыйрьләргә ятимнәргә бирү саваплырактыр?

-Аны беренче чиратта фәкыйрь туганнарга, күршеләргә һәм мохтаҗ кешеләргә бирсәң хәерле. Әгәр дә инде зәкәт һәм гошер сәдакасын бирү өчен лаек кешене табып булмаса диния нәзәрәтенең “Зәкәт” фондына яки мәчет-мәдрәсәләргә бирергә була. Алар үзләре әлеге сәдәкаларны тиешле кешеләренә тапшырачаклар.

-Җомга көнне мәет өчен сәдака бирүнең фазыйләтләренә дә тукталыгыз әле.

-Сәдаканы атнаның теләсә кайсы көнендә бирергә була. Ләкин күп очракта халык җомга көнне сәдака бирергә ярата. Җомга көн атнаның иң хәерле көне. Шуңа күрә бу көнне бирелгән сәдакага әҗер-савап күбрәк языла. Сәдака биргән саен гөнаһлар гафу ителә һәм байлыкка хәер-бәрәкәт иңә. 

-Коръән мәҗлесләре хәер-сәдака бирүне алыштыра аламы?

-Коръән мәҗлесләрендә мохтаҗ кешеләрне, картларны, ятим балаларны сыйласаң, сәдака биргән кебек әҗер-савап аласың - ул нәфел сәдака хөкемендә була. Әгәр дә Коръән мәҗлесендә мохтаҗ булмаган туганнарны, күршеләрне һәм дусларны сыйласаң, бу хәер-сәдака булмый, ә мөнәсәбәтләрен ныгытучы изге гамәл була. Ихлас ният белән кылган очракта, моның өчен дә әҗер-савап языла.

-Корбан итен туганнарга, күршеләргә, мохтаҗларга таратуны  сәдакага тиңләү хакмы?

-Сәдака мохтаҗ кешеләргә бирелә, ә мохтаҗ булмаган туганнарга һәм күршеләргә корбан итен бирү бүләк булып санала. Моның өчен бирүче кеше шулай ук әҗер-савап ала. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, шул вакытта бер-берегезне ярата башларсыз” (Бохари хәдисләр җыентыгы)

-Сәдаканы кабул итеп алгач укылырга тиешле дога белән дә таныштырсагыз иде.

-Сәдака алучы кешегә түбәндәге доганы кылу мөстәхәб: “Әллааһүммә-хфәз саахибә хәәзиһис-садәкати ганил-әәфәәти вәл-бәләәйәә вәл-әмраад. Әллааһүммә-гъфирь зүнүүбәһү вә сәббит иимәәнәһү, вә сәккыйль мизәнәһү,  вә бәәрик ләһү фии әмвәәлиһи вә вәффикһү галәә хайри мәкаасыйдиһи”. Моның мәгънәсе: “Я, Аллаһ! Бу сәдака иясен афәтләрдән, бәла-казалардан һәм авырулардан сакла. Йә Аллаһ! Аның гөнаһларын гафу ит, иманын ныгыт, мизан тәлинкәсендә әҗер-савапларны авыр кыл, байлыгына бәракәт иңдер һәм хәерле максатларына ирешергә ярдәм ит!»

 

Әңгәмәдәш Рамазан Кәбиров.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса