Алмагач чәчәген ашаучыдан ничек котылырга?
Алмагач чәчәген ашаучы филчек (слоник, долгоносик) дигән корткычның бакчада бармы-юкмы икәнлеген белү өчен, алмагач бөреләрен карау да җитә.
Әгәр дә аларда сары төстә сок тамчылары барлыкка килгән икән, димәк, ул уянган. Конгыз озын борыны белән тишеп, согын эчеп ята дигән сүз. Тамчылар күбәйгән булса, алар алмагачта шактый күп булып чыга. Бу корткычлардан котылу өчен, микроорганизмнар нигезендә эшләнгән биоинсектицид куланыгыз. Алар арасында киң таралганнар: Битоксибациллин, Лепидоцид, Фитоверм. Алар бик көчле түгел, шуңа да бөреләр чыгып, чәчәк атканчыга кадәр дүрт-биш тапкыр эшкәртергә кирәк була. Химик инсектицидлар күпкә нәтиҗәлерәк, әмма агуы да көчлерәк. Аларны ике тапкыр сибү дә җитә.
фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/almagach-chchgen-ashauchydan-nichek-kotylyrga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia