Алма белән кивидан бик тәмле кайнатма әзерләү ЫСУЛЫ
5 уртача зурлыктагы алма, 1 лимон согы, 4 киви, 1 аш кашыгы су, 600 гр шикәр комы кирәк була.
Алманы чистартабыз, шакмаклап турыйбыз һәм, каралып китмәсен өчен, өстенә лимон согы сыгабыз. Кивины кабыгыннан чистартабыз, шулай ук шакмаклап турыйсы була. Алма белән бергә кушабыз да өстенә су салып, шикәр өстәп, 2 сәгать тотабыз. Аннары утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм 40 минут пешерәбез. Соңыннан банкаларга тутырып куябыз.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/alma-beln-kividan-bik-tmle-kaynatma-zerl-ysuly
фотоliveinternet.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа