«Аллаһ барысын да күрә, белә, кемнең кем икәнен» — Хәния Фәрхинең кызы Алия
Ватсапта Хәния Фәрхи турында аудиоязма таралды. Билгесез ханым Хәния Фәрхи турында «чын дөреслекне» белүе турында сөйли. Ул анда Хәниянең ничек вафат булганы, җырчы вафат булгач иренең, кызларының үзләрен ничек тотканы хакында сөйли. Хәния Фәрхинең кызы Алия бу аудиоязмага карата фикерен белдерде. «Әллә нинди аудиоязмалар җибәреп яталар бит әле елан телле...
«Әллә нинди аудиоязмалар җибәреп яталар бит әле елан телле надан кешеләр!!! Бер сүзләрендә дә дөреслек юк!!! Башка сыя алмаслык нәрсәләр сөйлиләр! Намаз, дога укый торган кешеләр гайбәт сатуның иң зур гөнаһ икәнен белмиләр микән әллә алар? Аллаһтан да, безнең каргыштан да курыкмыйлар гайбәтчеләр, алдакчылар!!! Аллаһ барысын да күрә, белә, кемнең кем икәнен, бик акыллы, барысын да белеп, әнинең ничек бу дөньядан киткәнен белгән ханым, сезгә әйтәм! Күңелегезне пычраклыктан юасыгыз килсә, миңа, Алсуга гафуыгызны яза аласыз, бәлки, гафу итәрмен! Бу дөньяда барысы да ялгыша, сез дә ялгышкансыздыр, мөгаен, бик акыллы, барысын да белүче ханым! Әллә көләргә, әллә еларга бу кешеләрнең тупизмнарына карап!» - ди Алия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев