Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде"

Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.

Яшь каләмченең иҗади уңышы

  Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үз эченә алды.  Анда шулай ук мәктәп укучылары арасында “Шигырь” номинациясенә премияләр билгеләнде. Әлеге бәйгедән районыбыз укучылары да читтә калмады.

Сөенечле хәбәр үзен озак көттермәде. Яңа ел алдыннан Балык Бистәсе гимназиясенә 6 А сыйныф укучысы Динә Гатиятованың “Шигырь” номинациясендә кызыксындыру премиясенә лаек булуы килеп иреште. Әдәби бәйгедә үзен таныткан яшь каләмчегә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов имзалаган Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

-Гаиләбез белән куандык. Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде. Моңа кадәр дә ул төрле номинацияләр буенча Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә бу юлы безгә әнә шундый бәхет елмайды, - ди Динәнең әнисе Алинә Гатиятова.

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы  Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлаган. Афәрин, киләчәктә дә иҗат уңышлары сиңа, Динә! 

Искәндәр Каюмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса