Алимент түләмәс өчен исемен үзгәрткән...
Әлмәтә яшәүче берәү баласына алимент түләмәгән.
Ике ел эчендә аның бурычы ярты миллион сумга җиткән. Алиментлар түләмәс өчен, ир исемен һәм фамилиясен үзгәртергә булган. Моны суд приставлары паспорт өстәленә запрос ясаганда ачыклаган. Аларга хәбәр ителгәнчә, Әлмәт кешесе үз фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен алыштырган. Әмма бу аны милеккә арест салудан коткарып калмый.
Суд приставлары бурычлы әлмәтле теркәлгән фатирда булалар. Өйдә аның сеңлесен була һәм ул приставларга абыйсының яшәгән адресын әйтә. Приставлар фатирда булган милеккә арест салалар.
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/aliment-tlms-chen-isem-familiyalren-zgrtkn
фотоid.toluna.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа