Алимент буенча бурычлар чит илгә чыгарга мөмкинлек бирми
Һәр сишәмбе Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында брифинг уздырыла.
Узган атнада 2024 елның беренче биш аенда алимент түләтү буенча Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Бурычлыларга йогынты ясау чаралары турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров сөйләде.
Аның сүзләренчә, Татар-станның 13 мең кешесе алимент түләмәү сәбәпле Россиядән читкә чыга алмаган.
Әнвәр Закиров аңлатканча, чит илгә чыгу хокукы алиментлар буенча 10 мең сумнан артык бурычлары булган гражданнарга чикләнгән. Элек мондый чикләү алты ай дәвамында гамәлдә булган, хәзер китүне тыю турындагы карар вакыты чикләнмәгән. Бурычны тулысынча түләгәнче чикләү гамәлдә була.
- Әгәр бурычлы кеше Оборона министрлыгы белән контракт төзергә, махсус хәрби операциядә катнашырга карар итсә, алиментлар, тормыш һәм сәламәтлеккә зыян китергән өчен компенсация түләтү турында эшләрдән тыш (Бу – тукталмый торган һәм тулы күләмдә түләтә торган бердәнбер производстволар), башка эшләр, барысы да диярлек, туктатылырга тиеш», - диде Әнвәр Закиров.
Брифингта шулай ук яңа технологияләрне гамәлгә кертү әлеге хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйтә, дип әйтелде.
Хәзер республикада алимент түләтү белән 90 кеше шөгыльләнә.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев