Алимент белән бергә пособиеләрне исәпләү тәртибе
17 яшькә кадәрге балалар һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатыннар өчен айлык пособиеләрне исәпләгәндә гаилә ала торган алиментлар исәпкә алына.
Бу кагыйдәләр «аерылышкан» статусы булган ата-аналарга да кагыла.
Суд яисә суд боерыгы белән билгеләнгән алимент мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән суммада исәпкә алына. Моның өчен тиешле документны тапшырырга кирәк.
Алимент нотариаль килешү нигезендә түләнгәндә, ул документта күрсәтелгән күләмдә исәпкә алына. Айлык алимент түләве суммасы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең (МРОТ)билгеләнгән өлешләреннән кимрәк булган очраклар искәрмә булып тора:
* 1 ⁄ 4 МРОТ (5 610 сум) бер балага;
* Ике балага 1/3 МРОТ (7 480 сум) ;
* 1 ⁄ 2 МРОТ (11 220 сум) өч һәм аннан да күбрәк балага.
Әгәр алимент ирекле рәвештә түләнсә һәм суд яисә нотариаль килешү аша рәсмиләштерелмәсә, аның күләме мөрәҗәгать итүче тарафыннан пособиегә гаризада күрсәтелә. Әмма сумма минималь хезмәт хакының билгеләнгән өлешләреннән ким булмаска тиеш.
Әгәр мөрәҗәгать итүче бердәнбер ата-ана булса, ул бу фактны гаризада алимент алу өчен нигез итеп күрсәтергә тиеш.
«Алиментларны исәпкә алу пособиеләрне исәпләү процессын үтә күренмәле һәм аңлаешлырак итә. Гаиләләр пособие билгеләгәндә нинди түләүләр исәпкә алыначагын алдан бәяли алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia