Әлфия Хаҗиева: «Әни мине табибларга алып барганда, миңа медицина хезмәткәрләре ак халатлы фәрештәләр кебек тоела иде»
Шәфкать туташы эше — ул һөнәр генә түгел, ә чын тормыш рәвеше.
Бигрәк тә сүз Әлфия Корбангали кызы Хаҗиева кебек игелекле, ярдәмчел һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кешеләр турында барганда. Егерме елдан артык ул Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсендә эшли, хезмәттәшләре һәм пациентлары аның олы йөрәкле кеше булуын мактап телгә алалар.
- Балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым. Әни мине табибларга алып барганда, миңа медицина хезмәткәрләре ак халатлы фәрештәләр кебек тоела иде. Мин һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә теләдем, - ди Әлфия Корбангалиевна.
Аның хыялы тормышка аша. Медицина көллиятен тәмамлагач ул 2003 елда үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эшкә урнаша. Соңрак реанимация бүлеге ачылгач аны шунда күчерәләр. Биредә ул тәҗрибәле табиблар Виталий Константинович Волков, Рафаэль Нәбиулла улы Гатауллин, Лариса Романовна Тихонова, Әлфия Азат кызы Галиева, Булат Марат улы Әминов, Азим Турган улы Каримабаев белән бергә эшли. "Алар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Алар белән эшләү җиңел иде. Хирургия бүлеге коллективына ярдәмнәре һәм тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", - ди шәфкать туташы.
Реанимациядә эшләү - аерым мәктәп. Монда бер генә минутка да тынычланырга ярамый. Авыруның сулышын, кан басымын, йөрәк тибешен, сатурация дәрәҗәсен даими тикшереп торырга кирәк. Бигрәк тә төнге сменаларда, һәр минут исәптә булганда авыр. "Иң кыены — кешенең үлемен күрү, аңа берничек тә булыша алмау. Авыруга бар көчеңне куеп ярдәм итәргә тырышасың, ләкин күңелдә борчулы сорау кала: "Ни өчен шулай булды? Ул яшәргә тиеш иде бит", дип өзгәләнәсең, - ди Әлфия.
Бүген ул вакытлыча компьютер томографиясе кабинетында эшли. "Бу да җиңел түгел, әмма реанимациягә караганда җиңелрәк. Һөнәренең катлаулы булуына карамастан, Әлфия Корбангалиевна үзенең төп сыйфатын — игелеклелеген югалтмый. Ул һәрвакыт пациентларны елмаеп каршы ала, тынычландыра белә һәм киңәшләрен бирә.
-Эшкә кәефсез килергә, авыруларга үзеңнең борчылуыңны күрсәтергә ярамый. Аларга болай да авыр, - дип аңлата ул.
Аның өчен чын бүләк - кешеләрнең рәхмәте. «Пациентларны урамда очратып алардан рәхмәт сүзләрен ишетү эшкә стимул бирә, - ди шәфкать туташы. –Саулыгың нык булганда гына киләчәккә план корып була, күңел үсә. Шуңа күрә табибларга вакытында күренеп торырга, авыруны дәвалап булмый торган чиккә җиткермәскә кирәк, - ди ул.
Аның сүзләре һәркем өчен киңәш тә, изге теләк тә булып яңгырады.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia