Әлфия Шипулина: «Без җәннәттә яшәгән кебек яшибез!»
«Балык Бистәсе» мәгълүмат үзәге журналистлары Камский бистәсендә булып, җирле халык һәм аларның сихри табигате белән таныштылар. Камский поселогы – Кама елгасы ярында урнашкан кечкенә
Камский поселогы – Кама елгасы ярында урнашкан кечкенә торак пункт. Бүген биредә даими рәвештә якынча 10 кеше яши, ә җәй көннәрендә яшәүчеләр саны 40ка кадәр арта.
Бистәдә газ, су һәм интернет бар, бу җирле халыкка тышкы дөнья белән элемтәдә торырга һәм чагыштырмача уңайлы тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты һәм кибет булмаса да, кешеләр монда яшәүне дәвам итәләр, гадәти тормыш рәвешләрен һәм торган якларга булган мәхәббәтләрен саклыйлар.
Җәй көннәрендә Кама яры өстендә акчарлаклар оча, ә авылның табигате күпләрне үзенә җәлеп итә. Кышын исә тормыш катлаулана: монда юл юк диярлек, шуңа күрә җирле халык «Буран»нарда җилдерә.
Медицина ярдәмен Олы Елга авылы фельдшеры күрсәтә. Авырлыкларга карамастан, Кама бистәсе халкы үз туган якларына тугры кала һәм бөек Кама елгасы ярында яшәүне дәвам итә.
Юлга җыеныр алдыннан гадәттәгечә без Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Нәфыйк Галимуллиннан авыл турында кызыксындык. Аның сүзләренә караганда биредә бүгенгесе көнне нибары 10 гаилә теркәлгән, калганнары шәһәрдән җәй айларында гына кайтып яшиләр. Ә инде әлеге бистәдә төп җаваплылык Әлфия Кәшаф кызы (Шиһабетдинова) Шипулина өстендә икән. Биредә аны рәсми булмаган авыл старостасы дип атарга мөмкин. Чөнки, монда аны кайгыртучан һәм җаваплы булганга барысы да хөрмәт итәләр. Шуңа ул безгә иң элек әлеге ханым белән очрашырга киңәш итте.
Әлфия ханым белән очрашып, аңа кыскача гына бирегә килүебезнең максатын аңлатканнан соң ул тиз генә өеннән кенәгәсен алып чыгып бистәдәге кырык йортта яшәүчеләрнең һәркайсына диярлек кыскача характеристика биреп чыкты. Аларның тормышы, яшәеше, мавыгулары һәм көндәлек шөгыльләре аңа яхшы таныш.
Биредә барысы да диярлек Казан шәһәреннән кайтып төпләнгәннәр, әмма дә ләкин бу бистәдә туучылар да бар. Әлфия үзе дә шәһәрдә туып үскән. Әмма аның шәхси ярдәмче хуҗалыгындагы тәртип һәм тулы канлы авыл тормышы белән яшәүләрен күреп аңа һич кенә дә калада туып үскән кыз дип әйтмәссең. Ә менә ире Александр Балык Бистәсендә үскән егет. Бу авылга аларны мәктәпне тәмамлагач 24 чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпнең өлкән пионер оешмасы җитәкчесе Нина Мусина алып килгән булган. Александрның күңелендә менә шушы 55 ел элек булган истәлекле поход мәңгегә кереп калган да инде. Һәрбер авыл балалары кебек Балык Бистәсе егетенең дә ярты гомере Казан шәһәрендә үтсә дә, бу авылны ул гомере буена күңеле түрендә йөрткән. Ниһаять икесе дә лаеклы ялга чыккач тормыш иптәше белән үзара килешеп һәм балалары белән киңәшләшкәннән соң бирегә кайтып төпләнергә ниятлиләр.
Бу эштә аңа гомере буена әтисе белән иңгә-иң торып эшләгәнлектән бик яхшы таныш булган, элеккеге район Башкарма комитеты рәисе Петр Иванович Басаркин ярдәмгә килә. 1991 елда алар әлеге Камский бистәсеннән җир участогы алып олы төзелеш эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Икесенең дә авыл тормышын үз итүләре, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән мавыгулары, күп итеп кош-корт үрчетүләре бер-берсен берләштерәдер мөгаен.
Александр 12 яшеннән үк ак күгәрченнәр үрчетү белән мавыга. Барысы да сарай түбәләрендәге аерым читлекләрдә яшиләр. Ул аларның төгәл саннарын дә белми. Әмма, арада берәрсе кайтмый калса ул аны шунда ук сизеп борчыла башлый, эзләргә керешә, ди Әлфия ханым. Аның хуҗалыгында әтәчләре белән бергә якынча 70 тән артык тавыклары йөгерешеп йөриләр. Ә йомырканы дус ишләренә, таныш-белешләренә тарата. Әлбәттә инде үзләре өчен дә бер дигән файдалы һәм туклыклы продукт булып хезмәт итә.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia