Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдыгызга киләм, башым иям

 Көзге моң, татлы, җылы хатирәләр, бер гөләм  сагыну хисләре мәктәп елларына алып киләләр. Ирексездән, бер тәмле дәресенә йотылам. Әле дә күз алдымда аның очкынлы карашы, кояшлы, ягымлы йөзе, энергия ташып торган  сихри дулкынга тиң хәрәкәте килеп баса. Әйе, ул башкалардан күпкә аерылып торган минем татар теле һәм әдәбияты укытучым Анна Яковлевна Тябина-Галимова.

 Аның  әдәби төзек сөйләм теле, чибәрлеге, нурларында тавыш бирә торган ритмлы адымнары безнең күңелләрне һәрдаим гашыйк итә килде. Хәтта, бер-беребезнең сулыш алганы тоела иде кебек аның дәресләрендә. 45 минут вакытны йолдыздай атылган бер ара сымак кына кабул итәбез. Физикадан гына өйрәнеп белгән космос тизлегендә уза диярсең. Ул шул кыска гына вакыт аралыгында безне кемнәр белән генә очраштырмый, сөйләштерми: Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, тагын әллә никадәр әдәби шәхесләр... Аңа Казан дәүләт педагогия институтында студент булган елларында ук аларның күбесе белән очрашып сөйләшергә, аларның дәресләрен алырга туры килгән. Шуңадыр  ул китергән мисаллар, һәрбер деталь безне күкләргә күтәрә иде. Һәр дәрестә яңа ачышлар, хисләр тулы букчабызны күтәреп кайтырга кузгалабыз. Ә ул безне дәрестән соң  янәдән янәшәсенә, әдәби түгәрәгенә дәшә. Кем килми калсын ди, китапны ачып карарга яратмаганына кадәр килә аны тыңларга. Түгәрәкләрнең чираттагыларында инде үзебез иҗатка ныграк тартыла төшәбез, шигырьләрне ватып-сүтәргә, ритм, рифма төшенчәләрен өйрәнүгә алынабыз. Инде соңрак үзебез каләм тибрәтә башлыйбыз. Монысы тагын да кызыклырак. Самимиләр булганбыз шул, Анна апабыз яныннан китәсебез килми, ябышкак кычыткан чыпчыклары сыман һаман аның янәшәсендә бөтереләбез: ”Апа, апа...” сүзләре мәктәп тәрәзәләреннән урамнарга ташып ишетелә. Көн шәфәкъкә авыша, моңсу гына, үҗәтләнә-үҗәтләнә укытучыбызның янәшәсендә атларга тырышып өенә кадәр озатабыз. Аның  да бит гаиләсе, бездән дә нәниерәк күз парәләре бар, төнгә  чаклы сузылыр дәфтәр тикшерүләре, йорт мәшәкатьләре аз булмагандыр. Өстәвенә тормыш иптәше Фәйзиаздан абый да 40 елга якын аның янәшәсендә укытучы булып эшләде. Ул да көнозын мәктәптә иде. Үтә дә сабырлык, түземлек Анна апага гына бирелгәндер сыман. Шулкадәр киң күңелле, бала җанлы, түзем йөрәкле булган ул.

Беренче шигыремне мактаганын хәтерлим. Анда мондый юллар бар иде:

Безнең совет солдатлары,

Немецны җиңделәр көчкә.

Әгәр Гитлерны тотсалар,

Бүләрләр иде өчкә.

Үтә макталдым инде бу юллар өчен, аеруча рифма, ритм өчен. Укытучы апамның әлеге мәдхияви бәяләмәсе мине әдәби киңлектә һаман да озата йөри кебек. Гомумән, Анна Яковлевна дәресләре минем өчен тормыш дәресләре алар. Телем, белемем, тәрбияви күңелем өчен мең рәхмәтлемен аңарга. Төннең теләсә кай сәгатендә йокымнан уятып сорасалар да, мин татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы мең  дә бер сорауга җавап бирә алам. Бу Анна

Яковлевнаның фидакарь хезмәте өлеше.  Мин генә түгел, минем чордашларым, арабызда олы каләм ияләре бик күп, укытучы буларак татар теле һәм әдәбиятын гомерлек һөнәре итеп сайлаучылар - барыбыз һәрдаим аны олуг җанлы укытучыбыз буларак искә төшереп торабыз.Әле дә рәхмәт хисләрендә аның янына киләбез, башларыбызны иябез. Лаеклы бик тә лаеклы  ул олы хөрмәтләүләргә.

Мин мәфтун сезгә

 

Татар теле укытучым

Анна Яковлевнага

 

Дисбеләрен ул бит

 тезеп бирде,

Аятен дә ул бит өйрәтте.

Шигъриятнең бисмилласы

                                    нинди?—

Тәүге булып миңа ул әйтте.

Бисмилласы кирәк,

бисмилласыз,

Бер эш азагына җитмәгән.

Сәгадәтем—

Сезне очратканмын,

Мәфтүнлегем

 Сезгә күптәннән!

Башым иям,

Сезнең каршыгызда,

Янә иям Сезнең күңелгә.

Йөзегезне искә төшерәм дә,

Шигъри тәлгәшләргә

үреләм.

Ак дисбене

Сез тездегез миңа,

Аятьләргә

 Сездән өйрәндем.

Сезгә булган

 олуг хисләремне,

Гасырларга әле көйләрмен,

Шигырьләргә салып

сөйләрмен.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса