Алдаркараклар балыкбистәлеләрнең банк карталарын " чистарталар"
Хәзерге заманда коммуникация чаралары күз иярмәс тизлектә үсеш кичерәләр. Алар безнең тормышны уңайлырак итәләр әлбәттә. Әмма теләсә кайсы технологияне явыз нияттән файдаланучылар да табылып тора. Мошенниклар прогресстан калышмыйлар, үз “эш ысуллар”ын даими рәвештә камилләштерәләр. Интернет челтәрен дә, мобиль элемтәне дә үзләренең мәкерле максатларында файдаланалар. Алдаркараклар шулай ук дусларыгызның, танышларыгызның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын ватып керергә дә мөмкиннәр. Социаль тәэминат, коммуналь хезмәткәрләр сыйфатында өлкән кешеләрне алдау очраклары кабатлана. Җинаятьчеләр аларның ышанучанлыкларынан явызларча файдаланалар.
Соңгы вакытта Интернет челтәренең бушлай белдерүләр сайтлары аша товарлар сатучыларга карата мошенниклык киң таралды. Мошенниклар сатып алучы сыйфатында товар хуҗасына шалтыраталар һәм товарны алырга теләүләрен, аның өчен банк картасына акча күчерү юлы белән түләргә теләүләрен хәбәр итәләр. Моның өчен ул карта номерын, карта хуҗасын, гамәлдә булу срогын, арткы яктагы кодын әйтүне сорыйлар. Бу мәгълүматларны кулга төшергәннән соң картадагы акчаны урлыйлар.
Телефонга “банк картасын блокировкалау турында” СМС- хәбәр җибәреп алдау - мошенниклыкның икенче бер таралган төре. Бу очракта зыян күрүченең мобиль телефонына “Ваша карта заблокирована, либо аннулирована” дигән текст белән СМС хәбәр килә һәм нинди телефон аша хәбәргә керергә кирәклеге күрсәтелә. Зыян күрүче кире шалтыраткач, җинаятьчеләр аннан карта номерын, исем, фамилиясен, картадагы акча суммасын сорап алалар һәм банкоматта (терминалда) яңа парольләр урнаштыру, акчаны кайтару өчен дип берничә манипуляция ясарга кушалар. Ә максатлары бер - ул да булса, акчаны күчерү. Күп очракта зыян күрүчеләр җинаятьчеләргә үзләре ярдәм итәләр. Паникага бирелеп үзләренең мәгълүматларын хәбәр итәләр. Мондый капкынга төрле яшьтәге кешеләр кабарга мөмкин.
“Бозым” чыгару сылтавы белән алдау очраклары да кабатланып тора. Мондый төр мошенниклык белән гадәттә чегән милләтендәге кешеләр шөгыльләнәләр. Бу юл белән акчаны да, ювелир әйберләрне дә урлыйлар.
Бүгенге көнгә Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балык Бистәсе буенча бүлегендә шушы төрдәге 11 җинаять теркәлде. Аларның 7 се кәрәзле элемтә һәм “Интернет” челтәрен файдаланып банк картасыннан урлаулар. 4 җинаять “мошенниклык” ысулы белән кылынган.
Мондый җинаятьләрне ачу бик кыен, чөнки мошенникларны ачыклау мөмкин түгел. Шулай да кайберләре ачыла. 2019 елның 1 июлендә якынча 22 сәгать 06 минутта гражданка “А” банк картасына бәйләнгән мобиль телефонны файдаланып күчерү юлы белән 7000 сум акча урлый. Оператив-эзләү чаралары уздыру нәтиҗәсендә бу җинаять ачылды.
Күпчелек җинаятьләр бик күпләргә яхшы таныш булган “Авито” сайты аша кылына.
Гыйнвар аенда сайтта урнаштырылган белдерүдәге товарны сатып алам дигән сылтау белән зыян күрүченең картасыннан 6363 сум акчасын урлыйлар. Бу очракта зыян күрүче банк картасының мәгълүматларын мошенникларга үзе хәбәр итә.
Февраль аенда гражданин А. әлеге сайттагы белдерүдә күрсәтелгән товарларны сатып алу ниятеннән мошенникларга 36500 сум акчасын күчерә.
Март аенда гражданин “К”ның банк картасыннан 13300 сум акчасын урлыйлар.
Ә бер якташыбыз “Авито” аша автомобиль сатып алмакчы була һәм билгесез кешегә 35000 сум акчасын җибәрә.
Сатып алырга теләүчене генә түгел, бәлки үз товарын сатучыларны да алдыйлар хәзер. Май аенда бер гражданин җир участогы сату турында белдерү урнаштыра. Күп тә үтми, бер билгесез кеше шалтырата, участокны алырга теләвен әйтә. Акчаның бер өлешен күчерәм дип, җир сатучының банк картасының мәгълүматларын сорап ала. Нәтиҗәдә җир сатучының картасыннан 15000 сум акча “җилгә оча”.
Июнь аенда гражданин Б. ның банк картасыннан-7000, 2018 елның ноябреннән 2019 елның июль аена кадәр чорда гражданин З.ның 16574 сум акчасын урлыйлар.
Июль аенда билгесез кеше зыян күрүчегә үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның картасыннан акча урларга маташуларын хәбәр итә. Моңа юл куймас өчен кирәк дип банк картасы мәгълүматларын сорап ала. Шуннан соң зыян күрүченең картасыннан 9000 сум акчасы югала.
Августта икенче бер ялган банк хезмәткәре гражданинны , “Сезгә 1 миллион сум кредит бирү хупланды”,- дип сөендерә һәм әлеге дә баягы банк картасының мәгълүматларын сорый. Шул рәвешле бер миллионлы булам дип торган гражданинның картасыннан 50225 сум акчасы юкка чыга.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге сезгә иң гади генә киңәшләрнең дә үзегезне һәм якыннарыгызны алданудан сакланырга мөмкинлек бирүен искәртә. Әгәр таныш түгел кешеләр сезгә шалтыратсалар яки йортыгызга килсәләр, шул ук вакытта сезнең турыда нәрсә дә булса белсәләр - аларның мошенниклар булу ихтималы зур.
Таныш түгел кешеләр белән бик сак булыгыз, куркытырга маташсалар курыкмагыз, паникага бирелмәгез. Туганнарыгыз, дусларыгыз белән элемтәгә керегез. Үзегезнең персонал, банк карталарыгыз турында мәгълүматларыгызны чит кешеләргә бирмәгез.
Кызганычка каршы, үз куркынычсызлыгың турында даими кайгыртып торырга кирәк булган заманда яшибез. Мобиль телефоныгызга полициянең һәм үзегезнең участок уполномоченныеның номерларын кертеп куегыз.
Фәнис Садриев,
район эчке эшләр бүлегенең
штаб начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа