Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алда олы максат - финалда уңышлы чыгыш ясау

Агымдагы елның 5 октябреннән 3 декабренә кадәр «Ел укытучысы-2021» Рәсәйкүләм конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурсның район этабында 65 укытучы катнашты. 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр муниципаль конкурсның икенче туры узды, анда 27 укытучы үз осталыкларын күрсәтте. Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, иҗади педагогик эшчәнлекнең индивидуаль стилен күрсәттеләр. Жюрига иң-иңнәр арасыннан 12 укытучыны сайлап алу җиңел булмады.

Конкурсның муниципаль этабын ябу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков финалга  чыгучыларга уңышлар теләде.

Конкурс   “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацияләрендә үтте.  Аның нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчесе итеп Масловка  мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Башева танылды, икенче урынга Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Талакова лаек булды.

"Педагогик дебют" номинациясендә Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алсу Мөхәммәтшина җиңде. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Күки мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Дилә Заһидуллина лаек булды.

Күгәрчен мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлчәчәк Әгъзәмова, шул ук мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнур Гыйниятуллина, Яңа Арыш мәктәбенең математика укытучысы Равил Кәримов, Олы Елга мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Кадрия Хәмәтвәлиева, Трой-Урай мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Галиева, Түбән Тегермәнлек мәктәбенең туган тел укытучысы Фәния Васикова, Масловка мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Елена Хәбибуллина конкурсның призерлары һәм лауреатлары итеп билгеләнде.

 

Дания Сәйфетдинова,

мәгариф бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса