Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Альберт Сафин: «Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши»

Әфганстан юллары аша үтеп, аннан исән-сау әйләнеп кайткан сугышчы – интернационалистларның күңелләрендә бүген ниләр бар? Хәтер һәм яра... Күңелләрендә җуелмас эзен калдырган яралы хәтер ул. Күгәрчен авылы мәдәният йортында әфганчы егетләр белән очрашу да шул елларның кайтавазы булып килде.

1979 нчы елның 25 нче декабрендә Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәр бик күпләрнең төн йокысын качыра. Күгәрчен авылыннан да типсә тимер өзәрдәй 14 егет әлеге тау-таш арасында барган сугыш эченә керә. Илсур Әскаров, Фариз Фатыйхов, Габделбәр Шириязданов, Габделәхәт Хисамиев, Равил Гарипов, Рафис Сибаев, Равил Гыйниятуллин, Фирдүс Гарифуллин, Габделбәр Хәсәнов, Рафыйк Шириязданов, Рифат Садыйков, Илдус Моталлапов, Айрат Баһманов, Рамил Гатауллин – утлы юллар узган егетләр. Алар хөрмәтенә  мәдәният йортында фотолардан һәм кулъязмалардан махсус күргәзмә оештырылган. 
– Безнең бүгенге очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып безнең арада яшәүче, хөрмәткә лаеклы авылдашларыбыз хакында, - дип кичәне башлап җибәрде Лилия Кәримуллина белән Гөлфирә Кәлиева. Һәм алар очрашуга килүчеләрне әфганчы егетләр белән таныштырып үттеләр. 
Еллар үзенекен итә, моннан дүрт дистә ел элек кулына корал тотып сугыш мәхшәре эчендә кайнаган 19-20 яшьлек егетләр хәзер ир уртасы. Чәчләренә көмеш йөгергән, адымнары салмакланган, күзләрендәге моңсулык, уйчанлык арта төшкән. 
–Ул чорларда  Балык Бистәсеннән Әфганстанда 109 егет хәрби хезмәттә китә. шуларның хәзерге вакытта 78 е исән-имин. Төрлебез төрле җирдә булсак та аралашып торабыз, кирәк чакта бер-беребезгә булышабыз. Хәрби хезмәт безне нык булырга, бердәмлеккә өйрәтте, – диде Балык Бистәсе районының хәрби хәрәкәттә катнашучылар советы җитәкчесе, үзе дә Әфганстанның ташлы тау араларын үткән, бүген дә иңенә зур җаваплылык алып, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән якташ егетләребезгә гуманитар ярдәм тапшыруда башлап йөрүче, киң күңелле авылдашыбыз Илдус Моталлапов. Истәлекле кичә уздырган мәдәният хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтен җиткерде ул.
Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинның чыгышында исә әфганчы егетләр, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан авылдаш егетләр белән горурлану да, шул ук вакытта илебездәге вәзгыять өчен борчылу да чагылды.
– Еллар узган саен, сугыш кайтавазы ерагая сыман. Тик йөрәктәге яраларны, газиз улларын югалткан аналарның хәсрәтен вакытлар гына юа алырмы икән? Хәзер барыбызда да бер генә теләк: илләребез тыныч булсын, сугыш афәтләрен беркайчан да күрергә язмасын, – диде ул.
Күгәрченнән сугышчы-интернационалист Габделбәр Шириязданов та аның сүзләрен куәтләп, күкләребезнең һәрчак аяз, көннәребезнең имин булуын теләде.
Очрашу әдәби-музыкаль монтаж белән үрелде. Күгәрчен авылының тиңдәшсез сандугачы Рузилә Хәбибуллинаның, Балык Бистәсеннән махсус шушы кичә өчен кайткан җырчы Гөлия Кадыйрованың, Камилә Әхмәдиеваның җырларын, кулларында моң сайраткан Васыйл Мөбәрәкшин, Розалия Миннебаеваның гармунда уйнауларын, Шәмгун Усмановның үзе иҗат иткән тирән мәгънәле шигырьләрен укуын һәркем көчле алкышлады, яратып кабул итте.
Гөлия Кадыйрова туганнан туган абыйсы, Әфганстанда һәлак булган Равил Гыйниятуллин турындагы истәлекләрен яңартты. Һәрбер гаиләнең язмышы үзе бер китапка торырлык иде шул. Әмма ни хәл итәсең, язмышның аяусызлыгы  күпләрне кайгы-хәсрәткә дә юлыктырды.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса