Альберт Сафин: "Иртүк безнең урамнарда юл ачылган була инде"
Кышын явасы карлар февраль, март айларына калган диярсең...
Әледән-әле синоптикларның сәфәргә чыгучыларны кисәткән хәбәрләре юш килеп тора: күз ачкысыз бураннар юлларга, авыл урамнарына кар көртләрен саллы гына өеп куя.
Элекке елларда авылларга кайтасы булсак көзен-язын яңгырлы көннәрдә, кышын бураннарда йөрәк жу итеп куяр иде. Кая анда авыл эченә машина белән керүләр, урам уртасыннан үтүләр?! Ә хәзер җирлекләрдә мондый проблемалар онытылды дияргә була.
-Авыл эчендәге юлларны кардан чистарту тракторчы Камил Мөхәммәтҗанов карамагында. Төнлә буран булса да борчыласы юк, иртүк безнең урамнарда юл ачылган була инде. Үз эшенә бик җаваплы карый, - ди Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин.
Камил Мөхәммәтҗановның хезмәт стажы шактый зур. 1978 елдан - мәктәпне тәмамлауга ук тракторга утыра ул. Ул чактагы “Россия” колхозы кырларын иңләп-буйлап сукалый, тырмалый, чәчүен чәчә. 1987 елдан район “Сельхозхимия” җәмгыятенә күчә. Тырышлыгы өчен җитәкчелекнең бик күп Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына ия булган алдынгы тракторчы 2015 елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек була.
Ул әле дә эштә. Аның өчен ял көннәре, бәйрәмнәр юк. Яздан көзгәчә ХТЗ-Т-150 тракторында җир эшкәртсә, кышын Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Олы Кульга, Урахча авыл җирлекләренә караган юлларны чистартуда хезмәт куя. Авыл халкының аңа рәхмәте чиксез.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа