Альберт Мифтахов: «Район халкына уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз»
Балык Бистәсе районында эшләп килүче «Теплоэнергосервис» МУП коллективы районыбызда коммуналь инфраструктураның өзлексез эшен даими рәвештә тәэмин итеп торучы оешмаларның берсе.
Елның теләсә кайсы вакытында аның хезмәткәрләре үз бурычларын намус белән үтәп, районда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыра.
Кышын алар район юлларын кардан арындырып, тротуарлардан һәм иҗтимагый территорияләрдән кар чистартса, җәй айларында коллектив якынлашып килүче җылыту сезонына профилактик эшләр үткәрә башлый. Башкарган эшләре белән салкын вакытта җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен гарантияли. Предприятиенең мөһим юнәлешләренең берсе булып халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү булып тора. Хезмәткәрләрнең көндәлек тырышлыгы нәтиҗәсендә Балык Бистәсе районы халкына кирәкле коммуналь хезмәтләр вакытында күрсәтелә.
«Теплоэнергосервис» муниципаль унитар предприятиесен үз эшенең остазы, тырыш, булган егетебез Альберт Равил улы Мифтахов җитәкли.
Аның җитәкчелегендә коллектив куелган бурычларны уңышлы башкара, башкарылган эшләрнең сыйфатына һәм коммуналь системаларның ышанычлылыгына аерым игътибар бирә.
-Район халкына уңайлы булсын өчен кулыбыздан килгәнен барысын да эшләргә тырышабыз дип башлады Альбер Мифтахов үз сүзен. Бер генә кеше берни эшли алмый.
„Теплоэнергосервис“ муниципаль унитар предприятиесе коллективының намуслы хезмәте, җаваплылыгы һәм үз эшенә тугры булганнары өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз районда яшәүчеләрнең уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Һөнәри осталыгыгыз, оперативлыгыгыз һәм елның теләсә кайсы вакытында эшләргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклы эш һәм яңа уңышлар телим», - диде ул.
Гульчачак Газизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia