Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аларга - мәңгелек дан!

Кормачева Екатерина Григорий кызы 1924 елның 21 ноябренда Ширәмәт районы Поташный авылында туган. Авыл мәктәбендә белем алган. Сугыш башланганда ул 10 сыйныфны тәмамлый, аны урман эшкәртү эшенә җибәрәләр. 1942 елның 14 июлендә фронтка повестка бирәләр. 18 яшендә ул фронтта ПВО бүлеге- һава һөҗүменә каршы оборонасында шәһәрләрне саклый: Воронеж, Саратов, Самара.Минем әбием Озинка станциясендә, Котовск шәһәрендәге дары заводын, Тамбовтагы аэродромны, Черновод шәһәрендәге күперләрне, Плотеши шәһәрендәге нефть заводын һәм башка күп объектларны дошман самолетларыннан саклаган.

Сугыш ахырында аларны Венгриягә җибәрәләр, юлда аларга Җиңү турында хәбәр килә. 1945 елның августында ул өйгә кайта, аннары китапханәдә эшли. Шуннан соң ВЛКСМның икенче секретаре була. Ә аннары Чистай педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1954 елда Балык Бистәсенә күченеп, мәктәптә эшли. Әбинең бик күп орден, медальләре дә бар. 
  
Тимур Шәмсиев, 
6А сыйныф укучысы.

 
Миронкин Никифор Константинович

   Минем бабам Миронкин Никифор Константинович Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1914 елның февралендә Татарстан АССРның Аксубай районы Аксубай бистәсендә туа. 
   1937 елда хәрби хезмәткә алына. Тын океан флотында беренче статья старшинасы званиесында хезмәт итә. Совет-япон сугышында катнаша. “Японияне җиңгән өчен”медале белән бүләкләнгән. Аннары Бөек Ватан сугышында катнашкан, минер булган. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Җиңгәннән соң 1946 елның июленә кадәр суларны миналардан арындыру белән шөгыльләнгән. 
Туган авылына кайта, гаилә кора. 1993 елда  79 яшендә вафат була. 


Дарина Логинова, 6А сыйныфы укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса