Алар белән Балык Бистәсе горурлана
Балык Бистәсе районында узган «Җиңү юллары белән» акциясе тормышлары һәм батырлыклары кече Ватаныбыз белән тыгыз бәйләнгән Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшендә мөһим адым булды.
Балык Бистәсе районында узган "Җиңү юллары белән" акциясе тормышлары һәм батырлыклары кече Ватаныбыз белән тыгыз бәйләнгән Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшендә мөһим адым булды.
Безнең район үз геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Биредә 9 Советлар Союзы Герое туган һәм үскән.
Без шулай ук сугышта Александр Матросовның үлемсез батырлыгын кабатлаган Бари Гани улы Шәвәлиевны горурлык белән искә алабыз.
Акция кысаларында катнашучылар Геройларның туган авылларында булдылар, аларның истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр. Яшь армиячеләр һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
Без батырларны хәтерлибез! Без алар белән горурланабыз!
Геройлар турындагы истәлек киләчәк буыннар йөрәгендә мәңге яшәсен!
Дарина Гыйлемханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia