Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Аксакаллар шурасы»ның чираттагы очрашуы узды

Бүген Балык Бистәсе үзәк китапханәсе каршында шагыйрь Вазыйх Фатыйхов җитәкчелегендә эшләп килүче «Аксакаллар шурасы»ның чираттагы очрашуы узды

Ул очрашуны башлап, Чаллы шәһәреннән махсус кайткан якташыбыз, Ямаш авылы кызы Зөлфия Хәйруллина, аның иҗаты белән кыскача таныштырды. Аннан Зөлфия Хәйруллина үзе сүз алды, тормышы белән таныштырды, шигъриятка ничек килүен сөйләде. Яши торган җирендә үзе кебек иҗат сөючеләр, күрше төбәкләрдәге иҗади берлекләр белән аралашуын бәян итте. Шигырьләрен,җырларын тамашачыга җиткерде. Аны хөрмәт итеп якын туганнары, дуслары да килгәннәр иде. Авылдашы Рәмис Хуҗагарипов гармунда яраткан көйләрен уйнавы чарада катнашучыларның  күңеленә хуш килде.

Очрашуның икенче өлешендә  укытучы, тарихчы, озак еллар комсомол һәм партия органнарында эшләгән Рөстәм Мөхәммәтшин район җирлегенә кагылышлы тарихи истәлекләр белән уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев