Акчасын саклыйм дип, булганыннан колак каккан
25 яшьлек әлмәтле полиция бүлегенә килеп, аның банк картасыннан акча урлаулары турында хәбәр итә.
Зыян күрүче сөйләве буенча, 7 август көнне аңа белгесез бер кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Аферист әлмәтлегә билгесез затлар аның банк хисабындагы акчасын алганын әйтә һәм мондый хәл башка кабатланмасын өчен барлык акчаларын да резерв хисабына күчерергә кирәк дип ышандыра. Әлмәтле аның барлык таләпләрен дә үти. Нәтиҗәдә әлмәтле 183 мең сум акчасыннан колак кага.
Әлеге факт нигезендә "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Ә аферист ханым шалтыраткан номерның Мәскәүдә теркәлүе ачыклана.
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/akchasyn-saklyym-dip-bulganynnan-kolak-kakkan
фотоtecheconomy.ng
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа