Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Ак халатлы”лар үз сафларына чакырдылар

 Узган атна ахырында Балык Бистәсе үзәк больницасында « Ак халатлы фәрештәләр–Ангелы в белых халатах” медицина фестивале кысаларында «Ачык ишекләр көне” булып узды.

  Бу матур традициягә әверелгән чара югары сыйныф укучыларын Казан дәүләт медицина университеты һәм район больницасы белән якыннанрак таныштыру максатыннан үткәрелә.

«Ачык ишекләр көне”нә район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары чакырылганнар иде. Районыбызда табиб, шәфкать туташы һөнәрләрен сайларга теләүче яшьләр күп икән. Актлар залының тулы булуы шуңа ишарәләде.

Больницаның баш табибы Мансур Китаев үзәк район больницаның бүгенге эшчәнлеге, аның структурасы, халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турында сөйләде.

Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультеты студенты Р. Фәрзетдинова исә әлеге уку йорты эшчәнлегендәге төп юнәлешләр,анда нинди табиб белгечлекләре алырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Укучылар озак еллар район больницасында табиб–инфекционист булып эшләгән ветеран Илһамия Шәйдуллинаның, яшь белгечләр: участок табибы–терапевт Н. Демьяновның, офтольмолог Абдулбәкованың, стоматолог Е. Кругловның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Соңыннан укучылар өчен поликлинникада, дәвалау һәм “Ашыгыч ярдәм” бүлекләрендә экскурция оештырылды.

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса