Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әйткән нәзереңне үтәмәү гөнаһмы? (Сорау - җавап)

Редакциягә нәзергә кагылышлы 2 сорау килеп иреште. Без аларны дин әһелләребезгә юлладык һәм түбәндәге җавапларны алдык.

– Әйткән нәзереңне үтәмәү гөнаһмы?
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Нәзерләр әйткән, әмма үтәмәгәннәргә Аллаһы белән очрашканчыга кадәр монафикълык сыйфаты язылыр», – диде. Нәзерне үтәмәгән саен, кешегә гөнаһ язылып бара. Кеше әйткән нәзерен үти алмаса, ул ун мескенне ашатырга яки ун мескенне киендерергә тиеш. Мескеннәрне киендерергә, ашатырга акчасы булмаса, ул өч көн рәттән ураза тотарга тиеш.
– Нәзерне кычкырып әйтү мәҗбүриме? Күңелдән генә әйтелсә дә җитәме?
– Нәзер тел белән әйтелергә тиеш. Күңелдән бер нәрсәне эшләргә уйлау ул әле нәзер түгел. «Аллаһ ризалыгы өчен шуны эшлим», – дип тел белән әйткән сүз генә нәзер булып санала. 
– Кеше исән чакта әйткән нәзерен үтәп өлгерә алмаса, аның нәзере гаиләсе, туганнары өстенә каламы? Әллә һәркем үз нәзерен үзе үтәргә тиешме?
– Әгәр кеше исән чакта нәзерен үтәп өлгерә алмаган булса, моны аның малыннан туганнары эшли. Әгәр мәрхүм сәдака бирергә ниятләгән булса, аның мирасыннан сәдака бирелә. Корбан чалам, дип әйткән нәзере калган булса, аның малыннан корбан чалына.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса