Айрат Сафин: «Сәламәтлекне яшьтән кайгырту мөһим»
Айрат Фәритович, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңартылган классификациясе буенча, яшь буынга 18 яшьтән 44 яшькә кадәрге кешеләр керә.
Ни өчен нәкъ менә бу чор шундый мөһим санала?
- Чыннан да, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 18 яшьтән 44 яшькә кадәрге вакыт - организмның эчке резервлары зур булган чор. Бу чорда иммун системасы, йөрәк-кан тамырлары системасы, алмашу процесслары югары дәрәҗәдә эшли. Әмма шунысы да бар, әгәр кеше сәламәт яшәү рәвеше принципларын игътибарсыз калдырса, нәтиҗәләр соңрак, хроник авырулар рәвешендә күренәчәк. Шуңа күрә яшь чакта сәламәтлекне кайгырту кирәк.
- Яшьләргә сәламәтлекне саклау өчен нинди төп тәкъдимнәр бирә алыр идегез?
- Барыннан да элек, физик активлык. Спорт белән даими шөгыльләнү йөрәкне, кан тамырларын, мускулларны һәм сөяк системасын ныгыта, нормаль авырлыкны сакларга ярдәм итә. Яшь барган саен хәрәкәткә ихтыяҗ арта. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип, тиккә әйтмиләр. Бу җәяү йөрү, йөзү, фитнес, бию белән шөгыльләнү булырга мөмкин. Хәрәкәт тормышның системалы өлешенә әверелсен. Икенче мөһим аспект — туклану. Җитәрлек күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш белән баланслы рацион (көненә 400 граммнан да ким түгел), тулы кыйммәтле аксымнар һәм файдалы майлар йөрәк-кан тамырлары, эндокрин һәм башка хроник авыруларны профилактикалауның нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта артык ашаудан качарга һәм режимны үтәргә кирәк.
Суны тиешенчә куллануның әһәмиятен аерым билгеләп үтәм. Су терморегуляциядә, туклыклы матдәләрне күчерүдә һәм матдәләр алмашы продуктларын чыгаруда катнаша. Олы кешегә тәүлегенә уртача ике литр сыеклык кирәк, ләкин бу норма индивидуаль. Иртә белән бер стакан бүлмә температурасындагы җылы суны эчеп кую бик файдалы.
- Зарарлы гадәтләрнең йогынтысы никадәр җитди?
- Тәмәке тарту һәм алкогольне чиктән тыш куллану онкология, йөрәк, кан тамырлары һәм ашкайнату органнары авырулары куркынычын сизелерлек арттыра. Начар гадәтләрдән баш тарту - профилактикада иң нәтиҗәле адымнарның берсе. Аларны физик активлыкка яки башка файдалы шөгыльләргә алыштыру организмга янаган куркынычларны сизелерлек киметә.
- Еш кына йокының ролен бәяләп бетермиләр.
-Һәм бөтенләй юкка. 7-8 сәгатьлек йокы организмны торгызу, иммун һәм нерв системаларының нормаль эшләве өчен кирәк. Хроник йокысызлык гипертония, симерү, шикәр чире һәм депрессив халәтләр куркынычын арттыра. Тыныч йокы - сәламәт яшәү рәвешенең мәҗбүри элементы.
-Әгәр бернәрсә дә борчымаса тикшерү узарга кирәкме?
- Кирәк. Диспансеризация үтү авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга, вакытында дәваларга, җитди проблемалар барлыкка килгәнче яшәү рәвешен төзәтергә мөмкинлек бирә.
- Аерым тема - репродуктив сәламәтлек.
-Репродуктив сәламәтлек турында кайгырту организмның гомуми халәтеннән башлана. Рациональ туклану, физик активлык, зарарлы гадәтләрнең булмавы һәм табибка даими консультацияләр бирү — төп шартлар. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм вакытында профилактик тикшерүләр узу мөһим. Бу үз сәламәтлегеңә генә түгел, киләчәк буыннар сәламәтлегенә дә өлеш кертә.
- Шәхси гигиена ни дәрәҗәдә әһәмиятле?
- Төп гигиена чаралары күп санлы йогышлы авыруларны булдырмый кала. Даими гигиена гади, ләкин нәтиҗәле профилактика һәм тормыш сыйфатының мөһим өлеше.
- Эмоциональ халәт турында нәрсә әйтергә мөмкин?
- Психик сәламәтлек физик сәламәтлек белән тыгыз бәйләнгән. Хроник стресс йөрәк-кан тамырлары системасына, гормональ фонга һәм иммунитетка тискәре йогынты ясый. Якыннарың белән аралашу, социаль тормышта катнашу, яраткан эшең белән шөгыльләнү эмоциональ тигезлекне сакларга ярдәм итә.
-Сезнең яшьләргә иң зур үгет-нәсыйхәтегез?
- Сәламәтлеккә игътибарлы булу. Яшь чакта профилактикага, медицина белеменә һәм файдалы гадәтләр формалаштыруга игътибар бирсәң, озак һәм актив тормышка шанслар сизелерлек арттырырга мөмкин.
- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Автор Гөлчәчәк Газизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia