Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айрат Сафин: «Иң мөһиме - тоткан уразагыз үзегезгә зыян булмасын»

Рамазан ае җиткәч, укучыларыбыздан, ураза тотканда ничек тукланырга, нинди ризыкларга өстенлек бирергә, дигән сораулар күп килә. Әлеге сорауларны Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Фәрит улы Сафинга юлладык.

Ул укучыларыбыз сорауларына тәфсилләп җавап бирде.
– Айрат Фәритович, сәхәр ашаганда нинди ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итәсез?
– Иртәнге якта боткалар, кипкән җимешләр ашау файдалы. Гомумән, ураза аенда кипкән җиләк-җимеш ашарга кирәк. Көнгә бер инжир, өч күрәгә, ике кара җимеш, берничә хөрмә ашарга тәкъдим итәр идем. Ураза тотканда берничә таләпкә игътибар итәргә кирәк. Сыеклыкның билгеле бер күләме булырга тиеш. Әйтик, ике-өч литр сыеклыкны бер тукланганда эчеп булмый. Менә шушы ашларны, суларны, чәйләрне ике мәртәбә тукланган вакытта куллану мәслихәт. Сыеклык көнгә ике литрдан да ким булмаска тиеш. Компотлар, баллы ризыклар куллансаң, билгеле, тагын да ныграк эчәсе килә. Мин шәхсән үзем яшел чәй тәкъдим итәр идем.
– Авыз ачуны кемдер хөрмә ашаудан, кемдер су эчүдән башларга тәкъдим итә.
– Авыз ачуны су йотып куюдан башларга кирәк. Суның температурасы бүлмә температурасыннан чак кына җылырак булырга тиеш. Ашказанын, эчәкләрне йомшарту, андагы киеренкелекне киметү өчен зарур бу. Кайнар су эчәргә кирәк түгел, 36 – 40 градус тирәсендәге булсын. Туклану барышында  су эчәргә тәкъдим итүнең үз сере бар. Салкын су эчәсең икән, ашказаны кыскара. Шул рәвешле, азрак ризык ашап та, кеше үзен тукландым дип хис итә. Шуңа күрә ашказанын бераз кысарга, күләмен киметергә тәкъдим итәбез.
– Безнең халык ит ашарга ярата инде…
– Ит ашарга кирәк, әмма аны азрак куллануың хәерле. Атнага биш йомырка ашасаң яхшы. Йомырка бик туклыклы: анда организмга кирәкле булган аксымнар, аминокислоталар бар. Төрле боткалар ашарга кирәк дип әйттем инде. Билгеле, көн буе ач тордым дип, кичен ашказанын тутырып куйсаң, юньләп йоклап булмаячак. Әлбәттә, яшелчәләр ашау да файдалы. Салатлар ясаганда эшкәртелмәгән, табигый үзлекләрен югалтмаган көнбагыш мае куллану яхшы. Әгәр мөмкинлегең бар икән, зәйтүн мае да кулланырга була. Эчәкләр яхшы эшләсен өчен, клетчаткага бай булган чөгендер салаты бик файдалы. Гомумән, пешкән чөгендер ашагыз. Көн саен берничә кисәк чөгендер ашарга мөмкин. Эч катмасын өчен бик яхшы ул. Сыйфатлы, көнендә ясалган кефир бик файдалы. Шуңа күрә сәхәрдәме, ифтар вакытындамы аны бер стакан эчәргә кирәк. Билгеле, ураза вакытында әллә ни ашап булмый. Рамазанның беренче атнасы, бигрәк тә өч-дүрт көне кыен. Аннан, әкренләп, организм өйрәнә. Иң мөһиме - тоткан уразагыз үзегезгә зыян булмасын. Үзегезне начар хис итәсез икән, табибка мөрәҗәгать итегез.Үз белдегегез белән дәваланырга кирәкми!

Автор Гөлчәчәк  Газизова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса