Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айрат Гатауллин: «Улыбызның юклыгына һаман да ышанып бетә алмыйбыз әле»

Без махсус хәрби операция барышында һәлак булган Балык Бистәсе районы геройлары турында мәкаләләр бастыруны дәвам итәбез. Күгәрчен авылында яшәүче Гөлфинә һәм Айрат Гатауллиннар улларының батырлыклары турында күп ишетергә туры килде.

Алар белән күрешеп сөйләшергә дип авылга юл тоттык. Заманча җиһазландырылган, нур бөркелеп торган йортта мине сөйкемле ханым һәм тормыш сынауларыннан чал кергән ир-ат каршы алды. Сөйләшеп киттек. Гөлфинә белән Айратның гаилә корып яшәүләренә 25 ел  тула икән . Өч уллары һәм кызлары бар. Булган тормышларына сөенеп, улларының зур ярдәмен тоеп яшәгән көннәрен сагынып искә ала алар.Төп нигездә яңа йорт төзүгә керешкәннәр. Тик соңгы еллар борчу-хәсрәт белән тулган. Бүген алар олы уллары Булатны югалту хисләрендә яшиләр. 3 гыйнварда аңа 24 яшь тулган булыр иде.

   “Булат бик яхшы, бик тырыш булды, дөреслекне, гаделлекне яратты”, - дип  сөйли башлады әнисе Гөлфинә кадерле баласы турында. 

Аның мөләем йөзе бер елмаеп, бер күз яше белән тула.

- 9 сыйныфны тәмамлагач, Булат Агротехникумда укыды, мәктәптә үк көрәш, футбол ярата иде. Һөнәр үзләштерде дә армиягә китте. Ике ай ярым Оренбургта хезмәт итте. Контракт төзегәч Подмосковьеда хезмәтен дәвам итте. Һәм көтмәгәндә махсус хәрби операция башланды. Ай ярым чамасы улыбыздан бернинди хәбәр булмады. Мәскәүгә шалтыратып, аның хәрби часте кайда урнашканын белдек. Ул яралылар, һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар исемлегендә дә юк иде. Аның турында ни дә булса белер өчен без көн саен шалтыратып тордык. Булатның исән дигән хәбәре килгәч, бик сөендек.

 Сөйләшеп, аралашып тордык. Соңгы тапкыр алгы сызыктан чыгып киләбез, диде. Гел шалтырата иде, ләкин бу юлы телефон дәшмәде.  Нидер булганын сиздек, - ди ана  ачы хәсрәтеннән күз яшьләрен сөртә-сөртә.

- Улыбызның юклыгына һаман да ышанып бетә алмыйбыз әле, - дип авыр сулап  Айрат.

- Булат бик кешелекле, һәрвакытта елмаер иде, - дип сөйләүләрен дәвам итте алар.

- 6-7 ай саен ялга кайтты. Йорт салганда икебез аңа кирпеч бирергә өлгерми идек. Терекөмеш кебек җитез булды.

Безгә һәрвакыт: «Барысын да үзем эшлим», - дия торган иде.

Беренче тапкыр СВО зонасыннан ялга кайткач, аның артыннан безгә кунакка аның дусты да кайтып төште.

- Сез ничек Булатка шундый яхшы тәрбия бирә алдыгыз?"- дип сорады ул. Булат үзенә кыенлыклар килсә дә, башкалар өчен барысын да эшләргә әзер иде.

   Абыйсы  артыннан  икенче уллары Инсаф та хәрби хезмәткә контракт имзалаган. Яралангач аны Ростовтан самолет белән Санкт-Петербургка озаталар.  Умыртка баганасына зыян килгән, әлегә аягына баса алмый. Хәзерге вакытта Мәскәүдә реабилитациядә.

   Сержант, расчет башлыгы, танк армиясе командиры булган  Булат Гатауллин 2025 елның 5 июлендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларын  үтәгәндә батырларча һәлак була.

Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул «Хәрби батырлык өчен», «Бурыч һәм намус», «Батырлык өчен», «Хәрби разведкада хезмәт иткән өчен», «Хәрби бердәмлекне ныгыту» медальләре белән бүләкләнгән.

   Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан булган  батыр егетнең истәлеге балыкбистә халлеләр  күңелендә мәңгегә сакланыр дип уйлым.

 

Тансылу Мингазова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

1

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса