Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айнур Хәкимов районның өметле фермерларының берсе

Авыл җирендә әти-әниләренең эшен дәвам итүче егетләребез байтак.

Юлсубино авылыннан Айнур Хәкимов балачактан ук гаиләдә яхшы хезмәт тәрбиясе алып үскән. Аның әти-әнисе күп еллар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, һәм бу  хезмәт юлы аның өчен таныш кына түгел,  чын-чынлап якын булган. Айнур, күпләр кебек үк, Казанга китә. Югары уку йортын тәмамлагач, гаилә эшен дәвам итү һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен авылга кайта. Бүген үзенең фермер хуҗалыгында сарыклар, атлар үрчетү белән шөгыльләнә һәм үзенең бу юлны сайлавына һич үкенми, киресенчә, үзен нәкъ менә монда таптым, дип саный. 
Хәзер вакытта Айнур Хәкимов районның өметле фермерларының берсе.

Күп вакытын ул кырда һәм хуҗалыгында эштә үткәрә, яраткан хезмәтенә бар көчен, энергиясен бирә. Аның туган җиргә, яраткан хезмәтенә тугрылыгы олы хөрмәт уята. Мондый хезмәт сөючән һәм авылны үз иткән егетебезгә  нык сәламәтлек, тотрыклылык һәм хуҗалыкны алга таба да үстерүдә уңышлар телибез. Хезмәте лаеклы нәтиҗәләр китерсен, ә янәшәсендә һәрвакыт якыннары һәм иртәгесе көнгә ышаныч булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса