Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйнең тәме - җиләктә...

Быелгы яз эсселеге белән кыздырса, җәй көтелмәгән суыклары белән куырды. Башка елларда урман аланлыклары, кырлар сусыл җиләкләр белән тулса, быел җир җиләкләре кызармас борын бөрешеп үк килгәннәр. “Каен җиләкләрен эзләп йөрдек, табалмадык”, - диючеләр күп. Шулай да социаль челтәрләрдә чиләкләре җиләк белән тулган хатын-кызларыбызның фотолары күренә башлады инде. Бүгенге әңгәмәбез әнә шул уңганнар белән булыр.

Алия Шәрәфиева – Котлы Бөкәштән:
–Җәй җиләксез буламыни инде ул, – дип телефонның аргы башыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде Алия. –Ялкауланмаска гына кирәк. Узган ял көнендә һәм дүшәмбе көнне җыеп кайттым. Һәр барганымда 5 литрлы чиләгемне тутырдым. Аннан тыш янә бер майонез чиләге дә тулды әле. 
Сәгать 3 тә торып барабыз, 9 га кайтып җитәбез. Җыюлары җиңел түгел билгеле. Башка еллардагы кебек кырда җиләкләр юк быел. Кипкәннәр. Чәчәк аткан вакытында кырау суккандыр күрәсең. Шуңа күрә җиләкне урманнан җыярга кирәк. 
–Шулкадәр җиләкне нишләттегез? – дип кызыксынам.
–Җиләкләрне кайнатканым юк. Блендер белән изеп шуңа шикәр комы кушам да туңдыргычка куям. Кыш көне мунчадан соң кайнар чәй белән эчүләре иллә дә тәмле була инде. Кунакка килегез, сыйлармын, – диде ул ихлас кунакчыллыгы белән. 
Райлә Яруллина – Мель.Починок авылыннан:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


–Табигатьне яратам. Шуңа күрә җиләк җыю минем хобби инде. Җиләк юк дисәләр дә,  эзләгән кешегә табыла ул. Дөрес, башка еллардагы кебек аланлыкларда аунап җыярлык түгел. Шулай да җиләксез кайтканыбыз юк. Иртүк барабыз, янәшәдәге урман, кырларда йөрибез. 5 әр литрлы чиләкләр тула. 
Булган җиләкне кая куярга дип аптырамыйм. Урыны табыла аның. Балаларга, туган-тумачаларга, дусларга күчтәнәчкә дә китә. Кышка саклауга дип туңдыргычка да салып куям. Кышкы көннәрдә җәйне хәтерләтеп хуш исле каен җиләге белән чәй эчүләре үзе ни тора!
Гөлнур Гәрәева – Яңа Арыштан:


–Башка елларда авыл янәшәсендәге елгалыкларда, урман артындагы кырларда каен җиләге күп була торган иде. Беркөнне кызым Айзилә җиләк карап кайтыйм дип барган иде, юк дип кайтты. Һәрнәрсәгә вакытында җылысы, яңгыры да кирәк шул. Ә быел әллә нинди җәй булды. Көннәре дә салкын, өстәвенә җилле. Әнә бу арада бакчаларга кырау төшеп азаплады. Ел елга охшамый дигәннәре шушыдыр инде. 
–Җиләге булмаса шикәр белән дә чәй эчәрбез. Ил-көннәргә Аллаһы Тәгалә тынычлык бирсен иде әле, – диде махсус операциядәге улы өчен өзгәләнгән икенче бер ана. 
Әйе, күңеле, җаны тыныч булса адәм баласы тормышта булганына бик риза. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Сораштыруны Фәрвәз Каюмова уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев