Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айгөл Вафина: «Чыннан да бишек җыры –дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җыр ул»

Күңелләрне җилкендергән әнә шундый шигъри юллар белән башланды районкүләм бишек җырлары бәйгесе. Катнашучылар да аз түгел. Район мәдәният бүлеге, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары төрле номинациядә чыгыш ясадылар.

–Динебезнең тәрбияви кыйммәтләре нигезендә әхлак тәрбиясе, үсеп килүче буыннарда игелек, тирә-юньдәгеләргә ихтирам, күркәмлеккә омтылып  халкыбызның тарихи белән таныштыру, үткәненә кызыксыну уяту төп максатыбыз булып тора, – дип бәйге шартлары белән таныштырып үтте мәдәният йортының алыштыргысыз алып баручылары Гөлия Кәримуллина белән Илшат Кәримуллин.
Сәхнә түренә иң әүвәл мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов күтәрелде. Ул кабак яшелчәсенең пәйгамбәрләрнең яраткан ризыгы булуы хакында кыскача гына вәгазь сөйләп узды. Аннан залга йомшак тавыш белән укылган Коръән сүрәләре, догалар таралды. Һәр эшкә бисмилласын әйтеп керешкән мөселман халкы бу юлы да бәйгене хәерле сәгатьтә башлап җибәрде.
Нинди генә конкурс булмасын, анда берәү дә сынатырга теләми. Бу көнне дә “Бишек җырым сиңа, балам”, “Кырда үстек арбада”, “Исем кушу” номинацияләре буенча театраль тамаша, аерым чыгышлардагы бишек җырлары  – һәммәсе дә күңел җылысына төреп башкарылды. Күренеп тора,  катнашучыларның барысы да зур әзерлек белән килгән. Моны жюри составындагы Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе бүлеге җитәкчесе Ильвера Касыймова, районыбызның имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Балык Бистәсе мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Айгөл Гайнуллина да игътибарга алдылар. 
Сәхнә исә бер минутка да бушап тормады. Конкурсантларны ял иттереп Зәйтүнә Сафина, Нурзия Вәлиева башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады, Күгәрчен авылы сандугачы Рузилә Хәбибуллинаның моңлы җырлары, гармунчылар Васыйл Мөбәрәкшин, Мөнир Гәрәев, Вакыйф Мингалиевның татар халык көйләрен уйнавы да күңелләргә рухи җылылык, нур сирпеде.
–Чыннан да бишек җыры –дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җыр ул. Балачакны хәтерләткән әлеге көй-моң безгә бик кадерле. Бүгенге бәйге барышында без аны янәдән күңелебез аша үткәрдек. Чөнки бишек җырлары әниләребезнең ягымлы, тавышы белән көйгә салынган,  шул моң безне тирбәтеп үстергән, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп. Күргәзмәдә сый-нигъмәтләрен тәкъдим иткән ханымнарга һәм бәйге номинацияләрендә үзләренең хаклы урыннарын алган коллективларга, аерым башкаручыларга Рәхмәт хатлары, Дипломнар, истәлек бүләкләрен тапшырды. Беренче урынга ия булган район үзәгенең “Салават күпере” балалар бакчасы коллективына тамашачыларның көчле алкышлары да кушылды. 
Җыр-моңнар белән баетылган бу кичәдән һәркем үзенә рухи азык, ял алды. Милли хәзинәләрне барлау белән беррәттән, аны киләчәк буыннарга да тапшыру максатын үтәгән матур, файдалы кичәнең дәвамы һичшиксез булыр. Һәрхәлдә күңел шуңа өметләнә, ышана. Ил-көннәребез генә тыныч, якты булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса