Агротехник техникум базасында Балык Бистәсе Әтиләр Советы конференциясе булып узды
Агротехник техникум базасында Балык Бистәсе Әтиләр Советы конференциясе булып узды. Анда әтиләр Советлары әгъзалары, рәисләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм башкалар катнашты. Безнең районда әтиләр Советлары 2016 елдан барлык мәгариф оешмаларында эшләп киләләр. Алар авыл җирлекләрендә абруй казанган, иң лаеклы, үрнәк булырдай әтиләрне берләштерәләр.
Конференция кунаклары иң элек фойеда җәелдерелгән “Әти белән бергә. Бер дөнья, уртак хыяллар”дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Анда әтиләр Советлары аеруча нәтиҗәле эшләп килүче мәктәпләрнең, балалар бакчаларының тәҗрибәсен яктырткан стендлар куелган иде.
Оста куллы әтиләр ярдәмендә балалар ясаган эшләнмәләр аеруча зур кызыксыну уяттылар инде.
Ә бер бүлмәдә балалар һәм әтиләр шахмат турнирында көч сынаштылар. Конференциянең пленар утырышын район әтиләр Советы рәисе, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков ачып җибәрде.
“Бүген залга үсеп килүче буынның киләчәгенә битараф булмаган, балалар тәрбияләүдә актив катнашучы әтиләр җыелды. Аларны зур горурлык белән үрнәк булырдай ир-егетләр дип атарга мөмкин, - диде ул. Докладчы кыскача, әтиләр советларының балалар тәрбияләүдә, шулай ук хуҗалык эшләрендә мәктәпләргә күрсәткән ярдәмнәре турында сөйләде. Күп мәктәпләрдә әтиләр сыйныфтан тыш чараларда, бигрәк тә спорт ярышларында, бәйрәм чараларында актив катнашалар. Мәктәп биналарын ремонтлауда, спорт мәйданчыкларын, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерүдә булышалар. Балалар арасында хокук тәртибе бозуларны профилактикалау юнәлешендә дә әтиләрнең роле бәхәссез. Әтиләр Советлары тәрбия эшенә ныграк тартылган мәктәпләрдә балаларның дисциплинасы ныгуы, тәртип бозуларның кимүе күзәтелә икән. Ә малайлар кызларга карата игътибарлырак, итәгатьлерәк булалар.
Илсур Садыйков күпләргә үрнәк булырдай әтиләрне дә хөрмәт белән телгә алды. Түбән Тегермәнлектән өч бала атасы Салих Шәймәрданов, Югары Тегермәнлектән Идрис Габдуллин балаларга -умартачылык, Күгәрченнән Рафыйк Шәрәфиев-агач эшкәртү, Ямаштан Мосавир Төхвәтуллин рәсем ясау серләренә өйрәтәләр икән. Ә мондый оста куллы әтиләр байтак советларда.
Фикер алышуларда Корноухово мәктәбе әтиләр Советы рәисе Владислав Колчанов, Яңа Арыш мәктәбе әтиләр советы рәисе Илнур Галимов, Күгәрчен мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Хөснетдинов, Агротехник техникум директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Галимова катнаштылар.
Владислав Колчанов үзе җитәкләгән әтиләр советының эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Гаиләләргә социаль-психологик ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалау, гаилә тәрбиясенең уңай тәҗрибәсен таратуны эшчәнлекләренең төп юнәлешләре итеп алганнар. Мәктәптә уздырыла торган барлык бәйрәм чараларын, спорт ярышларын оештыруда катнашалар. Әтиләр Советы катнашында мәктәпкә бару, кайтуның куркынычсыз маршрутларын билгеләгәннәр, балаларны яктылык кайтаргычлар белән тәэмин иткәннәр. Әтиләр ярдәме белән елга аша салынган күпер ремонтланган.
Илнур Галимовның, дөресрәге Галимовлар гаиләсенең бала тәрбияләүдә әти роленә багышланган чыгышлары тәэсирле дә, үтемле дә булды миңа калса. Баланы тегене эшлә, моны эшлә дип өйрәтүгә караганда, шәхси үрнәк белән тәрбияләү үтемлерәк, дигән фикер кызыл җеп булып сузылды аларның чыгышларында. Илнур әфәнде чын ирләрчә, төп фикерен шартлатып әйтеп салды да сүзне кызына бирде. Энҗе исә, гаиләләренең буыннан-буынга мирас булып килгән умартачылык шөгыле турында тәфсилләп сөйләде.Чыннан да, ата кеше балаларында хезмәткә, умартачылыкка карата мәхәббәт уята алган. Уртак хезмәт бу гаиләне тагын да ныграк берләштергән.
Спорт - сәламәт буын тәрбияләүдә бик мөһим роль уйный. Күгәрчен мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Хөснетдинов бу хакыйкатьне бадминтон түгәрәгенә йөреп зур уңышларга ирешкән шәкертләре мисалында тагын бер мәртәбә дәлилләп бирде. Сүз уңаеннан, районыбызның бадминтон “йолдызлары” Ислам Әгъзамов, Рушан Хәбибуллин бу көнне мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр.
Форсаттан файдаланып дигәндәй, техникум директоры урынбасары Гөлфия Галимова алты дистә елдан артык күркәм тарихы булган уку йортының тормышы, уку, яшәү шартлары, киләчәккә планнары белән таныштырды. Туган районыбызда урнашкан техникумда белем эстәүнең өстенлекләренә тукталды. Агымдагы уку елында биредә 186 студент белем ала. Безнең районнан гына түгел Казаннан, Биектау, Югары Ослан районнарыннан, хәтта Белорусиядән, Липецктан килеп укучылар да бар икән.
Йомгаклау сүзләре белән белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов чыктылар. Айгөл Вафина советлар эшендә актив катнашучы аталарга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шахмат турнирында җиңүчеләр дә бүләкләнделәр. Ә техникум студентларының чыгышлары конференциягә бәйрәм рухы өстәп җибәрде.
Илгиз Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа