Африка егете татар кызына өйләнгән
Илсөя Бәдретдинова командасында татар җырларын башкарып танылган Африка егете татар кызына өйләнгән
Җырчы Илсөя Бәдретдинова командасында татар җырларын башкарып танылган Африка егете Оливер Мбвебве Камилә исемле татар кызына өйләнгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә, дип яза saby-rt.ru.
"Әйе, Камилә - татар кызы. Әмма ул татар телен белми шул. Үзем белгәнемне өйрәтермен. Дуслар, якыннар аны бик җылы кабул итте, проблема булмады", - дип сөйләгән ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/afrika-egete-tatar-kyzyna-ylngn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа