Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Административ хокук бозулар өчен штраф каралган

Файдалана торган торган җир участокларында наркотик үсемлекләр үсүе ачыкланган очракта, юридик һәм физик затлар аларны юк итү чараларын күрергә тиешләр.

Моннан тыш, җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлек карамагындагы җирләрдә дә әлеге төр үсемлекләр ачыкланган очракта, шулай ук аларны юк итәргә тиеш.
Тикшерүче органнарның беркетмәсен алганнан соң Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы нигезендә гражданнар - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; вазыйфаи затлар – 5000 сумнан 10000 сумга кадәр; юридик затлар-50000 сумнан 100000 сумга кадәр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Район территориясендә наркотикларның законсыз әйләнешенә йогынты ясаучы кыргый киндерне  чәчәк аткан чорына кадәр аның үскән урыннарын бетерү төп бурыч булып тора.
Наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстергән өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 231 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса