Адилә Хәлимова : »«Беренчеләр хәрәкәте» – һәр юнәлештә үзеңне һәм үз потенциалыңны күрсәтү мөмкинлеге ул»
Балык Бистәсе районында беренче чиратта район яшьләренең патриотизмын тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектлар өстендә эш актив дәвам итә.
Без «Яшь Гвардия», "Юнармия" һәм башка хәрәкәтләр кебек проектлар турында яздык инде.
Бүген без яшь, әмма зур өметләр баглаган «Беренчеләр хәрәкәте» проекты белән танышачакбыз. Ул бөтен Россия буенча яшьләр инициативасы буенча төзелгән. Проект үсеш ала һәм Татарстанның барлык районнарында диярлек бар. Балык Бистәсе районында аның җитәкчесе Адилә Хәлимова булды.
- Әдилә, проект белән танышканчы, аның җитәкчесе белән якыннанрак танышыйк әле.
- Мин Әдилә Расих кызы Хәлимова, миңа 22 яшь. Үзем Балык Бистәсеннән, 1 нче гимназиядә 11 сыйныфны тәмамладым. Яшьтән үк барлык чараларда, акцияләрдә, очрашуларда катнашырга тырыштым. Гимназиядән соң Казан федераль университетында 5 ел укып тел профильләре (инглиз һәм немец телләре) белән педагогик белем бирү профиле буенча дипломлы белгеч булдым. Тырышлыгым белән мин университетны яхшы билгеләренә генә тәмамламадым, параллель рәвештә «Сәләт» яшьләр оешмасында актив эшчәнлегемне алып бардым, анда профильле сменалар җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр юл үттем.
- «Беренчеләр хәрәкәте» проектына ничек эләккәнегезне һәм аның ни өчен сезне кызыксындырганын сөйләгез әле?
- «Беренчеләр хәрәкәте» турында «Сәләт» яшьләр оешмасы аша белдем. Бу безнең республикада яшьләр үсеше өчен яхшы мөмкинлек һәм мин бу вакыйганың бер өлеше була алыр идем, дип уйладым. Хәрәкәт яшьләре - үсешкә омтылучылар, үз эшенең профессионалы булырга теләүчеләр, һәм, әлбәттә, Балык Бистәсе яшьләренә моңа ышанычлы адым ясарга ярдәм итәргә телиләр.
- Проектның районда эшләве турында сөйләгез әле?
- Хәзерге вакытта безнең районда 21 башлангыч бүлекчә ачылды, бу безнең өчен искиткеч күрсәткеч. Районыбыз активистлары ярдәмендә без балаларга иҗади потенциалыбызны ачарга ярдәм итүче төрле чаралар һәм акцияләр үткәрәбез.
- Адилә, проект сезнең өчен нәрсә гәүдәләндерә, һәм сезнең фикерегезчә ул Балык Бистәсе районы яшьләренә нәрсә бирәчәк?
-Минем өчен «Беренчеләр хәрәкәте» – һәр юнәлештә үзеңне һәм үз потенциалыңны күрсәтү мөмкинлеге ул.
Мәликә Рәсүлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа