Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Адилә Гаффарова : " “Император маршруты”нда булып барысын да үз күзләребез белән күрү тагын да кызыграк булды"

Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россиянең тарихи-мәдәни һәм рухи нигезен торгызуга юнәлдерелгән милли проекты өч көнлек сәяхәтне үз эченә алган.

 Романовлар династиясе идарә иткән чорда Россия казанышларын яңадан торгызуга юнәлдерелгән "Император маршруты”нда Балык Бистәсе 1 нче гимназиясеннән (җитәкчеләре Г. Вәлиева) 10 бала катнашты.

Маршрут барышында без соңгы император гаиләсенең ничек яшәве һәм изге традицияләрнең саклануы, император гаиләсе әгъзалары турында таныштык. Экскурсиядә без йөз ел элек булган вакыйгаларның шаһитлары-гаҗәеп урыннар буйлап уздык. Без Романовлар династиясе идарә иткән чорда илнең үсеше, шул исәптән аның иң зур өлеше - Урал һәм Себерне үзләштерү турында белдек.

Бу маршрут Төмән һәм Тобол шәһәрләре буйлап зур экскурсия, шулай ук ”Романовлар Төмәндә”,”Колокольниковлар утары”, ”Гашыйклар күпере” эчтәлекле  экскурсияләрне үз эченә алган. Балалар «Царская пристань» музей-йортында, Урал таулары артындагы территориядә урнашкан бердәнбер Тобол таш Кремлендә,  «Николай II нченең гаилә йорты» музеенда, Тобол драма театрында һәм башка бик күп җирләрдә булдылар.

Тик безнең балалар җиткерелгән мәгълүматларны тыңлап кына калмыйча, хәйриячелек эшенә дә өйрәнделәр. Ильин хатын-кызлар монастыренда үткәрелгән мастер-класс вакытында алар фәрештәләр ясыйлар. Аларның эшләре хәйриячеләргә, шулай ук яман шеш белән авыручы балаларга җибәрелә.

«Император маршруты» милли тарихи-мәдәни туристлык проекты безнең тарихыбызга яңача караш һәм үсеп килүче буынны Россиядәге тарихи вакыйгаларны өйрәнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Бу, чыннан да, онытылмас, хәтердә сакланырлык сәяхәт булды.

Балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар:

Адилә Гаффарова - 8 «А» сыйныф укучысы:

- Илебезнең башка шәһәрләренә барып күп мәгълүмат алдым. “Император маршруты”нда булып барысын да үз күзләребез белән күрү тагын да кызыграк булды. Үз илебезнең тарихын өйрәнүдә зур булышлык бирде.

Эльвина Гатиятуллина - 11 сыйныф укучысы:

- Себердә булу миңа бик зур тәэсир ясады. Төмән һәм Тобол шәһәрләре табигате, аларның истәлекле урыннарын, күптөрле архитектурасын тасвирлап кына бетереп булмый. Боларның барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк.

 

Гөлназ Вәлиева,

Балык Бистәсе гимназиясенең педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса