Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачуланма миңа әти

Бүген тагын әти сине төштә күрдем. Карадан киенгән, ишек катында басып миңа нидер әйтә сыман. Мин исә, игътибар итмәскә тырышам,елыйсым да килми, әлекечә инде ачуым да чыкмый.Әйтерсеңлә син гөмүмән булмаган. Ни өчен алай икәнен син үзеңдә яхшы беләсең. Тагын төшкә килеп кердең. Күптән хәер биргән юк иде шул .Акча яисә...

Бүген тагын әти сине төштә күрдем. Карадан киенгән, ишек катында басып миңа нидер әйтә сыман. Мин исә, игътибар итмәскә тырышам,елыйсым да килми, әлекечә инде ачуым да чыкмый.Әйтерсеңлә син гөмүмән булмаган. Ни өчен алай икәнен син үзеңдә яхшы беләсең.

Тагын төшкә килеп кердең. Күптән хәер биргән юк иде шул .Акча яисә әйбер кызганудан түгел. Күңел катканлыктан, йөрәк түрләрендә сиңа карата бер генә дә яхшы хәтирә сакланмаганга күрәдер ул,әти.

Әти!!! Нинди матур сүз. Мин үл сүзне гел кабатлап торасы килгән чакларым да булды... Мина авыр чакларда миңа ярдәм итерсең, әни белән бергә мине аякка бастырысыз дигән идем. Мине бердән-бер кызың булгач, гел саклап торырсың дип уйлаган идем.Сакларсын кебек иде шул....

Ә безнең алай булмады, кая анда сиңа мине саклау. Син хәттә үз- үзеңне дә саклап кала алмадың. Беренче язмыш сынауннан ук сүнеп, сүрелеп төштең. Ул чакта да мин сиңа ярдәмгә килдем, сине ул упкыннан тартып, йолып аласым килде. Анда да туганнарың, аралашма, күрешмә аның белән дип, сине миннән алып киттеләр.

Ә беләсеңме, әти, мин кечкенә чакта авырып китеп 8 ай хастаханәдә яттым. Мин сине көттем ,килерсең дип белдем. Ә син, син килмәдең. Үлсә үлер инде инде дип әни аша миңа шуны әйтергә кушкан булгансың.

Мәктәптә укыганда миңа бармак төртеп, моның әтисе юк дип көләләр иде. Яшерен генә елый идем, Ходайдан ялварып, күрәсеңме мине Алла бабаем мин елыйм, миңа әтиемне кайтар дия идем. Балачак шул.

Күпме туган көннәрем булып, син мине бер тапкыр да котлый белмәдең. Синең гомер буе миңа акчаң юк иде. Мәктәпне бетергәч тә әллә ни миңа исең китмәде.

Хәер боларны хәзер искә алып утырудан ни файда.

Рәхмәт мине искә алып төшемә кергәнең өчен. Үзең хакында миңа искәрткәнең өчен.

Менә мәчеткә барып сиңа хәер бирдем. Тыныч йокла!!! Йөрәгем белән сине гафу итмәсәм дә,күңел белән сине кичердем!!!

фотоhttp://blogs.porti.ru

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев