Абруйлы мөгаллим
Укытучы... Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән?
Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы булу җиңел түгел, әлбәттә. Мөгаллим исемен йөртү өчен, табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман да кирәк.
Һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый. Укытучы булып эшләү өчен ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Сүзем әнә шундый бала җанлы, үз эшенә җаваплы, абруйлы укытучыларның берсе, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек, үзенең изге гамәлләре белән районда таныш булган мөгаллим Равил Фәйзрахман улы Кәримов турында.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Рәзилә МӨХӘММӘТРӘХИМОВА.
Яңа Арыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа