Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

А хәрефе нәрсәне аңлата?

Танышларым, телевизорда «А» хәрефе барлыкка килде, диләр. Минем телевизорда әлегә күренми анысы. Бу нәрсәне аңлата соң? Айнур Сәлимҗанов.

Россиянең телевидение һәм радио челтәре компаниясенең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов аңлатуынча, А хәрефе цифрлы телевидениегә күчү белән бәйле. «Әгәр дә экраннарда «А» хәрефе чыкса, димәк, халык телевидениенең аналогын карый», – дигән «Татар-информ»га әңгәмәсендә Владимир Якимов. Бу билге телевизор телевидениенең бары аналог версиясен кабул итә алуын гына белдерә. Цифрлы телевидениегә күчеп беткәннән соң, кайбер кешеләргә цифрлы телевидение өчен махсус җайланма йә заманча яңа телевизор алырга туры килмәгәе. Чөнки цифрлы сигналларны бары яңа телевизорлар гына тотачак.

 

 фотоm.akademiya-masterov.ru

http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/a-khrefe-nrsne-alata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса