8 яшьлек малай батучы баланы коткарган
Күрше Ульяновскида 8 яшьлек малай бассейнда батучы баланы күреп алган һәм аны коткарган.
Әлеге хәл турында өлкәнең спорт министры Рамил Егоров хәбәр иткән. Түрә сүзләренчә, Ульянoвскта яшәүче 8 яшьлек малай әнисе белән бистәдәге бассейнга килгәннәр. Йөзгән вакытта малай бассейн төбендә баланы күреп ала.
Малай ике дә уйламыйча, аның янына чума һәм инде зәңгәрләнә башлаган баланы өскә күтәрә. Әнисе белән бергә алар баланы селкеткәлиләр, авыз эчендәге суны чыгаралар, ә аннан соң ясалма сулыш һәм туры булмаган йөрәк массажы ясыйлар. Хәзер инде коткаручы тарафыннан коткарылган малай хастаханәдә һәм тернәкләнүгә таба бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа