8 июль —Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Балык Бистәсе мәдәният йортында ЗАГС бүлеге белән берлектә матур бәйрәм кичәсе үткәрелде
Шул уңайдан Балык Бистәсе мәдәният йортында ЗАГС бүлеге белән берлектә матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Әлеге чарага район җирлегендә яшәгән үрнәк гаиләләр чакырылды. Анатыш авылыннан Александр Петрович белән Татьяна Вячеславовна Масловлар, Котлы Бөкәш авылыннан Нәкыйф, Рузия Сәлахиевлар, Ямаш авылыннан Алмаз, Гөлфия Баһавиевлар, Юлсубино авылыннан Харис, Әминә Гатиятовлар, Урахчадан Фарил, Мәликә Касыймовлар бәйрәм кичәсенең төп кунаклары - яме иделәр. Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роман Исланов котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды. (Язманы тулысынча газетабызның киләсе санында укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа