Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

74 яшендә бәби тапкан әби дә, аның 80 яшьлек бабае дә авыр хәлдә

Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында яшәүче 74 яшьлек әбинең ЭКО ярдәмендә ике кыз бала табуын язган идек.

Эрраматти Мангаямма белән аның 80 яшьлек ире Рая Рао 1962 елда өйләнешкән булган. Әмма 57 ел яшәп, балалары булмаган. Башта сабыйлар да, яшь әни дә үзләрен яхшы хис итә дигәннәр иде, әмма алай ук түгел икән хәлләре. ЭКО процедурасы өчен җаваплы булган табиб әйтүенчә, аңардан Эрраматтиның чын яшен яшергәннәр. 60 яшь дип алдаганнар ди. Әмма соң булган, 74 яшьлек әби ул вакытта йөкле булып чыккан.
Эрраматти интенсив терапия бүлегендә яшәү өчен көрәшкәндә, иренә йөрәк өянәге булган. Ул да хастаханәдә ята.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/74-yashend-bbi-tapkan-bi-d-any-80-yashlek-babae-d-avyr-khld

medrussia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса